Зәй офыклары

Ядкарьләрне барлый, өйрәнә

Владимир Малахов - туган як тарихын өйрәнеп, тарихи-мәдәни мирасны барлап, аны халыкка җиткерү өстендә бәһаләп бетергесез зур хезмәт куйган шәхес. Ул - «Зәй энциклопедиясе», «Зәй тарихы буенча очерклар», «Зәй җире ерак һәм якын» китаплары авторы. Тумышы белән Владимир Сергеевич Степановка авылыннан. Хәзер бу авыл юк инде. Сугыш чоры баласы буларак,...

Владимир Малахов - туган як тарихын өйрәнеп, тарихи-мәдәни мирасны барлап, аны халыкка җиткерү өстендә бәһаләп бетергесез зур хезмәт куйган шәхес. Ул - «Зәй энциклопедиясе», «Зәй тарихы буенча очерклар», «Зәй җире ерак һәм якын» китаплары авторы.

Тумышы белән Владимир Сергеевич Степановка авылыннан. Хәзер бу авыл юк инде. Сугыш чоры баласы буларак, аңа урта белем алу насыйп булмый. Хезмәт юлын колхозда башлый. Аннан аны Магнитогорск шәһәренә эшче яшьләр мәктәбенә (ФЗОга) озаталар. Биредә тимерче һөнәрен үзләштерә. Туган ягына кайтып, укытучы булып эшли. Башта Минзәлә педагогика училищесын, аннан Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Белемгә булган омтылыш аны һөнәри баскычлардан тиз күтәрә.

Зәй төзелгән еллар... Владимир Сергеевичны 2нче мәктәпкә директорның укыту буенча урынбасары итеп билгелиләр. Ул биредә тарих һәм җәмгыять белемнәрен укыта. Тарихка, үткәнгә булган мәхәббәт, кызыксыну нәкъ биредә башлана да инде. Укучылар белән бергә туган як тарихы турында материаллар җыя, Татарстан, Советлар Союзы шәһәрләре буйлап экскурсияләргә чыга.

Зәйнең үткәне тирәндә, ул - ГРЭС, шикәр заводы һ.б. сәнәгать, спорт мөмкинлекләре тупланган кала гына түгел, ил күләмендә кыйммәтле бик күп тарихи һәм мәдәни ядкарьләр тупланган шәһәр дә. Иске Зәй - шәһәрнең башлангычы, 1652 елда барлыкка килгән. Бүгенге көнгә килеп җиткән тарихи һәйкәлләр шактый бистәдә. Владимир Малахов Иске Зәй тарихын җентекләп өйрәнә. Бу эшкә ул, билгеле, укучыларын да тарта. Һәм мәктәптә ул елларда туган як тарихын өйрәнү музее булдырыла. Әлеге музей җирле, республика мәгариф органнары тарафыннан киң яклау табып, югары бәя ала. Иске Тәкмәк басуына космик аппарат, Чернушка эте төшкәч, җирле тарихчы Мәскәүдә архивлар аша эзләнү-тикшеренүләр алып бара, бу хакта очерклар яза.

Владимир Сергеевич мәктәптә эшләү дәверендә Казан энергетика техникумының кичке бүлеген тәмамлап, техник-җылылык технигы белгечлеге ала. Әлеге белгечлекне алгач, Оренбург - Зәй газүткәргечендә инженер булып эшли, соңрак автоагрегат заводында профсоюз комитетын җитәкли. Якташыбыз заводта эшләү дәверендә дә туган як тарихын өйрәнү, барлау белән шөгыльләнә. Ул аеруча район тарихы белән кызыксына. Чираттагы ялларын Казан, Уфа, Мәскәү архивларында уздыра. Ленинград, Оренбург, Чиләбе шәһәрләре архивлары белән хат алыша. Ул "Нижняя Кама" төбәкара туган як җәмгыяте президиумы әгъзасы булып тора, Кама аръягы регионының элекке, урта гасыр, яңа һәм иң яңа тарихы буенча еш семинар һәм конференцияләрдә чыгыш ясый.

Туган як тарихын өйрәнү музее белән элемтәләре нык Владимир Сергеевичның. Һәрвакыт киңәшләре белән ярдәмгә килә, чараларда теләп катнаша. Әлеге музейга ул шәхси архивыннан берничә йөз тарихи документ һәм экспонат тапшыра. Әле дә эзләнү-тикшеренү, иҗат эшләре белән шөгыльләнә. Бу эшләр аның җанында, рухында, канында. Дөнья бәһасенә торган якутларны таба, халыкка җиткерә тора ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: