Зәй офыклары

Якташыбыз Аяз Гыйләҗев әсәрен Хакасия милли драма театры сәхнәләштерә

Бүген Хакасиянең А. М. Топанов исемендәге милли драма театрында "Кичер мине, җир" спектакле премьерасы була. Ул Аяз Гыйләҗевның "Өч аршын җир" әсәре буенча сәхнәләштерелгән. Әдәбият елы уңаеннан әзерләнгән спектакль тарихи һәм милли тамырларга кайту тарихын бәян итә. Анда Россиянең барлык халыкларының, шул исәптән хакас халкының, язмышы чагылыш тапкан. Пьеса Хакасиянең...

Бүген Хакасиянең А. М. Топанов исемендәге милли драма театрында "Кичер мине, җир" спектакле премьерасы була. Ул Аяз Гыйләҗевның "Өч аршын җир" әсәре буенча сәхнәләштерелгән. Әдәбият елы уңаеннан әзерләнгән спектакль тарихи һәм милли тамырларга кайту тарихын бәян итә. Анда Россиянең барлык халыкларының, шул исәптән хакас халкының, язмышы чагылыш тапкан. Пьеса Хакасиянең танылган язучысы Татьяна Майнагашева тарафыннан тәрҗемә ителгән. Спектакльнең режиссеры - Юрий Майнагашев, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: