Зәй офыклары

Ялчыгол укуларын оештыручы буларак бүләкләнде

Зәйдә язучы, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол хөрмәтенә сквер ачылып, аңа истәлек билгесе куелуы турында хәбәр иткән идек. Аны ачу тантанасында имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камаловка күп еллар Зәйдә дин-исламга хезмәт итүе, тарихи мирасны барлавы, гореф-гадәтләрне саклауда зур өлеш кертүе өчен район башкарма комитеты Рәхмәт хаты тапшырылды. Сәгыйть хәзрәт Камалов...

Зәйдә язучы, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол хөрмәтенә сквер ачылып, аңа истәлек билгесе куелуы турында хәбәр иткән идек. Аны ачу тантанасында имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камаловка күп еллар Зәйдә дин-исламга хезмәт итүе, тарихи мирасны барлавы, гореф-гадәтләрне саклауда зур өлеш кертүе өчен район башкарма комитеты Рәхмәт хаты тапшырылды. Сәгыйть хәзрәт Камалов - районда "Ялчыгол укулары"н оештыручыларның берсе дә. Агымдагы елда ул тагын да колачлырак, Россия шәһәрләреннән дә кунаклар чакырып уздырылачак, ди имам-мөхтәсиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: