Зәй офыклары

“Җәяүле” операциясе бара

Республикада, шул исәптән безнең районда да, "Җәяүле" профилактик операциясе бара. Ул машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә саклык чараларына игътибарлы булырга өндәү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген ассызыклау максатын күздә тотып оештырыла. Агымдагы елның 8 ай нәтиҗәләре буенча, Татарстанда юл һәлакәтләрендә 98 җәяүле үлгән, бу, үткән елның шул чоры белән...

Республикада, шул исәптән безнең районда да, "Җәяүле" профилактик операциясе бара. Ул машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә саклык чараларына игътибарлы булырга өндәү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген ассызыклау максатын күздә тотып оештырыла.

Агымдагы елның 8 ай нәтиҗәләре буенча, Татарстанда юл һәлакәтләрендә 98 җәяүле үлгән, бу, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, 13 кешегә артык. Күрәсез, чаң сугарга сәбәп юк түгел, шунысын да искәртергә кирәк, статистика мәгълүматына караганда, һәлак булган җәяүлеләрнең 70 проценты кагыйдәләргә игътибар бирмәү нәтиҗәсендә фаҗигагә тарыган.

Зәй районы юлларында да җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләрнең күпчелегендә кагыйдәләрне үтәмәү, юлны дөрес урыннан чыкмау билгеләнә. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, ел башыннан җәяүлеләр катнашында 10 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 1кеше үлгән, 10сы тән җәрәхәте алган. Шуларның 4се - юлны тиешсез урыннан чыгучы бала.

- Җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләре кеше гомере, һәрхәлдә саулыгы өчен куркыныч янавы белән хәвефле. Транспорт чарасы бәрдергәндә кеше зыян күрми калмый. Шуңа да без җәяүлеләрне, бигрәк тә балаларны, юл аша чыкканда игътибарлы булырга чакырабыз. "Җәяүле" профилактик операциясен нәкъ менә 1 - 10 октябрьдә үткәрү дә очраклы түгел, чөнки көннең якты вакыты акрынлап кыскара, эңгер-меңгердә җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләре арта. Бу җәяүлеләрнең көзге вакытка ияләшеп кенә килүе, караңгыда йөргәндә игътибарсызлыгы, ә машина йөртүчеләрнең фара яктысында җәяүлене абайлап бетермәве белән аңлатыла, - ди ЮХИДИ бүлеге башлыгы Ленар Сафиуллин.Агымдагы елның 1 июленнән юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелеп, хәзер көннең караңгы чорында җәяүле кеше киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу мәҗбүри куелды. Мондый элементлар булганда, җәяүлеләрнең юлларда зыян күрүе 65 процентка кадәр кими, ди белгечләр. Шуңа да балалар, укучылар киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементларга игътибар артты. Әлегә бу уңайдан беркетмә төзелмәсә дә, юлларда кизү торучы инспекторлар караңгыда яктылыкны кире кайтаручы элементларсыз кием кигән балаларның шактый булуын билгели, аларга кисәтүләр ясый. Инспекторлар мәктәпләрдә, балалар бакчаларында профилактик сөйләшүләрдә, төрле юл иминлеге буенча чараларда яктылыкны кире кайтаручы беләзекләрне күпләп таратты.

- Мондый беләзекләр, һичшиксез, балаларның юллардагы иминлеге өчен ярдәм итә, аларга уенчык итеп карарга ярамый, кирәксез әйбер дип тә ташламаска кирәк. Әти-әниләр балаларының киемнәрендә беләзекләрнең даими булуына игътибар бирсеннәр иде, бу - үз балаң турында кайгырту дигән сүз, - ди әлеге проблема белән юлларда даими очрашучы инспектор Рөстәм Биктаһиров.

Машина йөртүчеләрнең җәяүлегә юл бирүе дә инспекторлар тарафыннан җитди күзәтелә. Зебра аша чыгучы җәяүлегә юл бирмәгәндә, Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 12.29 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә 500 сум штраф карала. Ел башыннан республикада бу кагыйдәне бозуның 79 мең очрагы теркәлгән, районда әлеге хокук бозу буенча 146 беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: