Зәй офыклары

Җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләре саны арта

Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда 1491 җәяүлене машина бәрдергән, аларның 152се үлгән, 1396сы төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу сан 19га күбрәк. Ә безнең районда 15 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, аларның 3есе үлгән, 13е тән җәрәхәте алган. Көзге-кышкы чорда иртә караңгы төшү, транспорт һәм җәяүлеләр...

Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда 1491 җәяүлене машина бәрдергән, аларның 152се үлгән, 1396сы төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу сан 19га күбрәк. Ә безнең районда 15 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, аларның 3есе үлгән, 13е тән җәрәхәте алган.

Көзге-кышкы чорда иртә караңгы төшү, транспорт һәм җәяүлеләр агымы арту нәтиҗәсендә, шулай ук уңайсыз һава торышына бәйле рәвештә юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүче җәяүлеләр саны 30 процентка арта. Үлемгә китергән һәлакәтләрнең 70 проценты исә караңгы вакытта була

Инде хәбәр иткәнебезчә, 28 ноябрьдә кичке вакытта безнең районда "Ока" автомобилен йөртүче 30 яшьлек кыз киемендә караңгылыкны кире кайтаручы элементлары булмаган, юлдан баручы 50 яшьлек ир-атны бәрдерә. Җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән урында үлә.

Шунысын да исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 июленнән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзер тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл кырыеннан баручы җәяүлеләр яктылыкны кире кайтару элементы булган кием кияргә яисә инде махсус шундый предметтан файдаланырга тиеш. Яктылык кайтаручы элементлар җәяүле катнашындагы юл һәлакәтләрен 65 процентка кадәр киметү мөмкинлеге бирә, ди инспекция белгечләре.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.18 маддәсе нигезендә юл хәрәкәтендә өстенлек хокукы булган җәяүлегә юл бирмәгән автомобиль йөртүче 1500 сум күләмендә штрафка тартыла. Ел башыннан республика ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан шундый 75 мең хокук бозу очрагы теркәлгән (безнең районда 73 очрак).

Җәяүлеләр гаебе белән булган юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта. Узган 11 айда шундый 601 очрак теркәлгән. Әлеге аварияләрдә 114 кешенең гомере өзелгән, 508е тән җәрәхәтләре алган. Иң аянычы, зыян күрүчеләрнең күпчелеге юлны җәяүлеләр өчен рөхсәт ителмәгән урыннан чыккан.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.29 маддәсе нигезендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүле кисәтелә яки аңа 500 сум күләмендә административ штраф салына. Узган 11 айда республикада шундый 101 мең хокук бозу очрагы теркәлгән. Ә районда 98 җәяүле юл йөрү кагыйдәләрен бозган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучы барлык автомобиль йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Шуны истә тотыгыз, юл ялгышлыкны гафу итми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: