Зәй офыклары

Ялларда Зәй парклары гөрләде

Җәй буе Татарстанда парклар һәм скверларда төзекләндерү эшләре барды, шул сәбәпле, аларда халык иркенләп ял итә алмады. Көннәр җылынуга, хәзер әлеге ял үзәкләре җанлана башлады. Яңа сулыш алган парклар белән таныштыру максатыннан, Татарстанда 5-6 сентябрьдә "Парклар һәм скверлар көннәре" парк мәдәнияте фестивале узды. Бу башлангычны зәйлеләр дә хуплап алды. Ялларда...

Җәй буе Татарстанда парклар һәм скверларда төзекләндерү эшләре барды, шул сәбәпле, аларда халык иркенләп ял итә алмады. Көннәр җылынуга, хәзер әлеге ял үзәкләре җанлана башлады. Яңа сулыш алган парклар белән таныштыру максатыннан, Татарстанда 5-6 сентябрьдә "Парклар һәм скверлар көннәре" парк мәдәнияте фестивале узды. Бу башлангычны зәйлеләр дә хуплап алды. Ялларда шәһәребезнең «Яшьлек» боз сарае янындагы - "Яшьлек", Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркларында, Ялчыгол скверында күпсанлы чаралар үтте. Алар үз эченә ял, спорт, танып белү кебек чараларны үз эченә алды. "Яшьлек" паркында бал сатып алучылар өчен ярминкә дә оештырылды. Биредә бал һәм корт продуктларының төрлеләрен сатып алырга, коймак белән чәй эчеп, күңел ачарга да мөмкинлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: