Зәй офыклары

“Ялта-Зәй” лагеренда “Куркынычсыз каникул” акциясе үтә

Бүген "Челтәр компаниясе" ААҖ "Ялта-Зәй"дә компания хезмәткәрләре балалары өчен оештырылган балалар ял лагерында "Куркынычсыз каникул" акциясе оештырды. - Әлеге акция безнең "Челтәр компаниясе" ААҖ инициативасы аша республика Мәгариф министрлыгы белән берлектә Татарстан территориясендәге барлык балалар учреждениеләрендә, ял лагерьларында инде 2006 елдан оештырыла. Максатыбыз җәйге чорда балалар арасында электр белән бәйле...

Бүген "Челтәр компаниясе" ААҖ "Ялта-Зәй"дә компания хезмәткәрләре балалары өчен оештырылган балалар ял лагерында "Куркынычсыз каникул" акциясе оештырды.

- Әлеге акция безнең "Челтәр компаниясе" ААҖ инициативасы аша республика Мәгариф министрлыгы белән берлектә Татарстан территориясендәге барлык балалар учреждениеләрендә, ял лагерьларында инде 2006 елдан оештырыла. Максатыбыз җәйге чорда балалар арасында электр белән бәйле бәхетсезлек очракларына юл куймау, балалар арасында электротравматизмны кисәтү республика программасын тормышка ашыру. Аның кысаларында компания белгечләре шәһәр һәм районнарда балалар арасында электрдан саклану чаралары турында һәм башка аңлатма дәресләр үткәрәләр, - ди компаниянең Түбән Кама электр челтәре филиалы директоры Сергей Огурцов.

"Ялта-Зәй" лагеренда исә белгечләр балаларга өйдә, төрле учреждениеләрдә, урамда электр тогы белән эшләргә туры килгәндә төп кагыйдәләрне уен формасында аңлаттылар. Электр приборларын кулланганда куркынычсызлык чараларын күрү, электр җиһазлары тирәсендә булганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәген искәрттеләр. Соңыннан өйрәнгәннәрне сынау өчен төрле конкурсларда, викториналарда сорауларга төгәл җавап бирүчеләр барланды. Шул рәвешле, электр белән бәйле гыйлемне үзләштерү буенча балалар имтихан да тотты. Чарада тематик буклетлар, ручкалар, магниткалар таратылды. Ә иң актив катнашучылар "Куркынычсыз электр" китабы белән бүләкләнде.

"Ялта-Зәй" икенче ел рәттән "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалларында эшләүчеләрнең балаларын табигать кочагындагы лагерьга җыя. Быел без биредә 500гә якын балага ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге тудырачакбыз, ди лагерь башлыгы Эмиль Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: