Зәй офыклары

“Янә машина йөртүче һөнәрен сайлар идем”

Район җитәкчелеге тарафыннан сугыш һәм хезмәт ветераннарын котлау матур традициягә әйләнде. Бу көннәрдә хезмәт ветераны Мәгъсум абый Һадиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин, туганнары, балалары, якыннары җыелды. Мәгъсум ага күп еллар хакимияттә, аннан автотранспорт предприятиесендә машина йөртүче булып...

Район җитәкчелеге тарафыннан сугыш һәм хезмәт ветераннарын котлау матур традициягә әйләнде. Бу көннәрдә хезмәт ветераны Мәгъсум абый Һадиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин, туганнары, балалары, якыннары җыелды.

Мәгъсум ага күп еллар хакимияттә, аннан автотранспорт предприятиесендә машина йөртүче булып эшләп, ихтирам казанды. Төрле дәрәҗәдә җитәкчеләрне йөрткән ул. Һәрберсенең үз холкы, җитәкчегә ярап эшләсәң генә ул урында озак еллар хезмәт куярга була. Ал-ялны, көн-төнне белми эшләгән ил агасын җитәкчеләр үз итә, ярата. Кыскасы, ул иңләгән чакрымнар Җир шарын әйләндереп алырлык булыр иде.

-Әтине без өйдә сирәк күрә идек, аның өчен иң мөһиме эш булды. Ә хезмәтен ярата торганнардан ул, бакчага йөрергә дә вакыт таба иде, - ди кызы Илсөяр.

Мәгъсум ага тормыш иптәше Рәйсә апа белән ике кыз үстереп, олы тормыш юлына озаттылар. Мәгъсум абый пенсиягә чыккач та, унбиш еллап хезмәт куя әле. Лаеклы ялга ул район үзәк дәваханәсендә эшләп чыга.

-Мәгъсум - тормыш көтәргә яхшы ир, яраткан ата, бабай, авыр вакытта аңа таянырга була, - ди тормыш иптәше.

Рәйсә апа егылып урынга калгач, аны Мәгъсум ага тәрбияләп аякка бастыра. Кызлары үзебез Чаллыга алып китеп тәрбиялик әнине, дигәнне дә тыңламый ул, сез - эш кешесе, эшегезгә хилафлык китермәгез, мин аны ничек тә үзем тәрбияләрмен, ди һәм сүзендә тора. Рәйсә апа хәзер йөри, фатирда көндәлек эшләрне башкара, тормыш иптәшенә бик рәхмәтле ул. Мәгъсум ага зур-зур сумкалар белән кибет, базардан азык-төлек алып кайта. Аны шәһәр урамнарында шулай еш күрергә була. Ул - газетабызның актив укучысы, аны редакциянең үзеннән килеп алып, бер хәрефен калдырмыйча укып бара. Редакциягә килгәч, хезмәткәрләр белән аралаша. Район газетасыннан тыш, ул тагын берничә басма алдыра. Район, республика сулышын белеп тору кирәк, ди ага. Аны юбилее белән котларга автоклуб үзешчәннәре дә килгән иде. Үзешчәннәр котлавы, чыгышларыннан бихуш калды Мәгъсум абый. Яшьлегем кире кайтса, янә машина йөртүче һөнәрен сайлар идем, үткәннәрне искә алып сөйләшергә генә калды, ди юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: