Зәй офыклары

ЯРДӘМ БАР, ТЕРЛЕК, КОШ-КОРТ САНЫН АРТТЫР ГЫНА

Авыл халкына ярдәм итү, терлекләрнең баш санын саклау максатында агымдагы елда да республика бюджетыннан шактый булышлык ителәчәк. Алай гына да түгел, кош-корт санын арттыруга да игътибар бар. Җирлекләрдә барган хисап җыелышларында бу хакта тәфсилле аңлатма бирелә. - Безнең әткәй-әнкәйләргә элек кош-корт асрасаң, субсидия бирәчәкләр дисәң, нәрсә эшләгән булырлар иде икән,...

Авыл халкына ярдәм итү, терлекләрнең баш санын саклау максатында агымдагы елда да республика бюджетыннан шактый булышлык ителәчәк. Алай гына да түгел, кош-корт санын арттыруга да игътибар бар. Җирлекләрдә барган хисап җыелышларында бу хакта тәфсилле аңлатма бирелә.

- Безнең әткәй-әнкәйләргә элек кош-корт асрасаң, субсидия бирәчәкләр дисәң, нәрсә эшләгән булырлар иде икән, - дип бу турыда ассызыклап әйтә район башлыгы Разиф Кәримов.

Мал-туар, кош-корт асрауга йөз тоткан ташламалы программалар халыкны үзебезнең җирлектә җитештерелгән продукцияне белән тәэмин итүне максат итеп куя. Монда бернинди сер юк. Кайберәүләр, никтер, моңа көлемсерәп кенә карый.

-Югары Пәнәче җирлегендә мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру өстендә максатчан эшлибез, - дип башлады чыгышын җирлек башлыгы Мөнир Туктаров.

Бура-Киртә, Алмалы, өч Пәнәчене берләштергән җирлектә 2015 елда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 290 булган, шуларның 109ы - савым сыер. Агымдагы ел башына бу күрсәткеч бергә арткан, алга таба бу юнәлештә ныклап эшләргә җыенабыз, ди җирлек башлыгы. Җирлектә өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы өч хуҗалык сыер саву аппараты алган. Бу безнең өчен зур ярдәм булды, ди әлеге җиһазга ия булучылар. Әлеге җирлектән бер кеше, сигез баш сыер асраучы буларак, мини ферма төзү өчен 200 мең сум субсидия алган. Ә менә буаз тана сатып алуга исәп тоткан программага керүче булмады, нигә мөмкинлектән файдаланмаска, ди Мөнир Туктаров, ачынып.

Җирлек Советы терлек асраучыларга ничек тә ярдәм итү яклы. Шәхси хуҗалыкларга терлек азыгы әзерләүдә, печән, саламны төргәкләп бирүдә булышлык итә, хуҗалыклардан сөт җыюны да оештыра. Узган ел Бура-Киртә авылы хуҗалыкларыннан 106,5 тонна сөт җыелган, моның белән әлеге гаиләләр бюджетына 1 миллион 490 мең сум акча кергән дигән сүз.

Югары Пәнәче - районда беренчеләрдән булып эшмәкәрлекне җәелдергән җирлекләрнең берсе. Бу авылларның Зәй-Чаллы трассасына, гигант шәһәр Чаллыга якын булуыннандыр, бәлки. Кошчылык юнәлешендә эшчәнлек алып барган Миңнехановлар хуҗалыгы киңәя бара, Зәйнашевлар һәм Шакировлар да алардан калышмый. Урта Пәнәче авылында яшәүче Николай Карташов терлекчелек, игенчелек юнәлешендә дә эшен көйли алды, өстәвенә, ул умартачылык белән дә шөгыльләнә. Ат үрчетү юнәлешендә эшчәнлек алып баручы Хәйдәр Мәрдамшин токымлы атларын арттыра бара (рәсемдә). Шунысы игътибарга лаек, агымдагы елда бияләргә дә субсидия булачак. Ат тотучылар әлеге юнәлештә бернинди программа булмаудан зарлана иде. Шул рәвешле, терлек, кош-корт асраучы эшмәкәрләргә ел уңышлы булачак.

Авылда шәхси хуҗалыкларында күп итеп терлек һәм кош-корт асраучылар да юк түгел. Зина Асанова узган ел ахырында бер айдан артык каз өмәсе уздырды. Терлек һәм кош-корт асрау өчен җирлектә мөмкинлекләр, шартлар җитәрлек. Форсатны кулдан ычкындырма гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: