Зәй офыклары

Яшел Үзән – Карамалы Тау аша боз кичүе ачылды

Республикада икенче боз кичүе ачылды. Бүген, 6 гыйнварда, Яшел Үзән - Карамалы Тау (Нижние Вязовые) аша боз кичүе эшли башлады. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе комиссиясе бозның торышын тикшерде: аның калынлыгы 21 сантиметрдан артып китә. Димәк, авырлыклары 1,5 тоннадан артмаган транспорт чаралары әлеге...

Республикада икенче боз кичүе ачылды. Бүген, 6 гыйнварда, Яшел Үзән - Карамалы Тау (Нижние Вязовые) аша боз кичүе эшли башлады.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе комиссиясе бозның торышын тикшерде: аның калынлыгы 21 сантиметрдан артып китә. Димәк, авырлыклары 1,5 тоннадан артмаган транспорт чаралары әлеге кичү аша хәрәкәт итә ала. Шулай итеп, әлеге маршрут буенча йөрүчеләр 75 чакрым араны кыскарта һәм якынча 1,5 сәгатен янга калдыра ала. Боз калынлыгы 45 сантиметр булгач, 2,5 тоннага кадәр авырлыктагы машиналарга да чыгу рөхсәт ителәчәк.

Шул рәвешлеТатарстанда плалаштырылган 5 кичүнең икенчесе эшли башлады. Ишеткән булсагыз, кичә - 5 гыйнварда, Татарстанның Мамадыш районы Соколка авылы янында кышкы чорга рәсми рәвештә Кама елгасы аша боз кичүе ачылган иде. Якын арада Казанның Аракчино бистәсен һәм Югары Осланны тоташтырачак боз кичүен ачу планлаштырыла. Тиешле документлар әзерләнә.

Татарстан елгаларының башка участокларында машиналар хәрәкәте катгый рәвештә тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: