Зәй офыклары

Яшьләр, бәйгегә!

Яшьләр идарәсе киң җәмәгатьчелек игътибарын яшьләр сәясәте проблемаларына юнәлтү, яшь каләм ияләрен барлау, аларның гражданлык позициясен активлаштыру, социаль мәгънәгә ия мәсьәләләрне яшьләр күзлегеннән чыгып бәяләү максатында матбугатта басылган язмаларга, радио, телевидение, интернет материалларына бәйге игълан итә. Анда 16дан 35 яшькәчә яшьләр катнаша ала. Бәйге яшьләр темасын, теге яки бу күренешкә...

Яшьләр идарәсе киң җәмәгатьчелек игътибарын яшьләр сәясәте проблемаларына юнәлтү, яшь каләм ияләрен барлау, аларның гражданлык позициясен активлаштыру, социаль мәгънәгә ия мәсьәләләрне яшьләр күзлегеннән чыгып бәяләү максатында матбугатта басылган язмаларга, радио, телевидение, интернет материалларына бәйге игълан итә. Анда 16дан 35 яшькәчә яшьләр катнаша ала. Бәйге яшьләр темасын, теге яки бу күренешкә алар күзлегеннән чыгып язылган материалларны үз эченә ала. Монда сәламәтлек саклау, патриотизм, лидерлык сыйфатлары, игелекле гамәлләр, экология, яшь гаиләләр һ.б. темалар керә. Материалларны яшьләр идарәсендә 1 февральдән 15 апрельгә кадәр кабул итәләр. Бәйгегә йомгак 20 апрельдә ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: