Зәй офыклары

Яшьләр форумга җыелды (фотолар)

Зәйдә «Ялта-Зәй» чаңгы спорты үзәгендә «Челтәр компаниясе» АҖ оешмаларында эшләүче яшьләрнең беренче форумы узды. Анда республикада әлеге тармак оешмаларыннан 150ләп делегат катнашты. Форумның максаты - компаниядә эшләүче яшьләрне берләштерү, таныштыру, аралаштыру. Шунысын да әйтик, җәмгыять составындагы оешмаларда эшләүчеләрнең 40 процентын 30 яшькә кадәрлек яшьләр тәшкил итә. Яшьләрне бер оешмага берләштерү...

Зәйдә «Ялта-Зәй» чаңгы спорты үзәгендә «Челтәр компаниясе» АҖ оешмаларында эшләүче яшьләрнең беренче форумы узды. Анда республикада әлеге тармак оешмаларыннан 150ләп делегат катнашты. Форумның максаты - компаниядә эшләүче яшьләрне берләштерү, таныштыру, аралаштыру. Шунысын да әйтик, җәмгыять составындагы оешмаларда эшләүчеләрнең 40 процентын 30 яшькә кадәрлек яшьләр тәшкил итә. Яшьләрне бер оешмага берләштерү идеясе белән генераль директор Илшат Фәрдиев чыккан. Форумда ул үзе катнашты. Чараның тантаналы өлешендә сүз нәкъ менә яшьләр оешмасы, комитет төзү турында барды, түгәрәк өстәл утырышында яшьләр җитәкчелек белән күзгә-күз карашып төрле проблемалар буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: