Зәй офыклары

Яшьләр палатасы актив эшчәнлеккә чакыра

Зәйдә район Советы каршында оешкан иҗтимагый яшьләр палатасының чираттагы утырышы узды. Анда 13 сентябрьдә үткән сайлауларда яшьләрнең активлгы дәрәҗәсе, сәяси вакыйгаларга карашлары, җәйге чорда балалар-яшүсмерләрнең ялын оештыру мәсьәләләре, аерым алганда, "Йолдызлык" лагеры эшчәнлеге, яшьләрнең республикакүләм бәйгеләрдә, социаль проектларда катнашуы буенча фикер алышулар булды. "Йолдызлык" лагеры җитәкчесе Ольга Тугашева быел 4...

Зәйдә район Советы каршында оешкан иҗтимагый яшьләр палатасының чираттагы утырышы узды. Анда 13 сентябрьдә үткән сайлауларда яшьләрнең активлгы дәрәҗәсе, сәяси вакыйгаларга карашлары, җәйге чорда балалар-яшүсмерләрнең ялын оештыру мәсьәләләре, аерым алганда, "Йолдызлык" лагеры эшчәнлеге, яшьләрнең республикакүләм бәйгеләрдә, социаль проектларда катнашуы буенча фикер алышулар булды.

"Йолдызлык" лагеры җитәкчесе Ольга Тугашева быел 4 сменада 500дән артык баланың ял итүен ассызыклады. Ә киләсе елга лагерьның балалар-яшүсмерләрне яңарып каршы алачагын белдерде. Район хакимияте ярдәме белән биредә заманча төзекләндерү үткәрү, волейбол-баскетбол мәйданчыгы булдыру, уен мәйданы ясау күздә тотыла. Лагерьда эшләргә теләгән яшьләргә хәзердән үк әйдаман булырга теләк белдереп, үз резюмеларын калдыру мөмкинлеге булуы да әйтелде.

Ә 1 октябрьдән Татарстанда старт алган "ПолитЗавод-2016" поректында 18 - 35 яшьлек зәйлеләрнең дә катнашу ихтималы булуы яңгырады. Әлегә анда катнашу теләге белән безнең районнан иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Ростислав Аладышкин чыккан. Башка талантлы яшьләрнең дә анда үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бар. Анда җиңүчеләр алга таба Дәүләт Советы депутатлары һәм район башлыгы ярдәмчеләре була алалар. "ПолитЗавод-2016" поректында катнашу өчен гаризалар 28 октябрьгә кадәр дәвам итә. Шулай ук 1 октябрьдән " "В ритме жизни» бәйгесе башланды. Монда ВИЧ инфекциясе таралуга каршы алып барылучы профилактик чараларны тәкъдим итүчеләр катнаша ала.

- Гомумән, яшь кешенең һәр җирдә актив булуы мөһим. Без яшь зәйлеләрне һәртөрле кызыклы мәгълүматлардан хәбәрдар итү, анда катнашулары яклы. Ә һәр ай саен иҗтимагый яшьләр палатасының кабул итү көнен оештыру яшьләребезне борчыган проблемаларны чишәргә ярдәм итәр дип исәплим. Шуңа ңа торак-коммуналь хуҗалык, эшкә урнашу һ.б мәсьәләләр буенча без яшьләребезгә ярдәм итү юлларын эзләргә әзер, - ди иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Ростислав Аладышкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: