Зәй офыклары

Яшүсмер даими игътибар сорый

Яшүсмер буш вакытын кайда үткәрә, кемнәр белән аралаша, ата-ана, укытучылар күзеннән читтә булганда үзен ничек тота? Бу сораулар 11 яшьтән югары мәктәп укучысы булган әти-әниләр өчен дә, педагоглар өчен дә четерекле, ә кайвакыт бик борчулы проблемага әйләнә, чөнки күзәтү астында булганда үзен уңай итеп күрсәтүче баланың, иркенгә чыккач, чәчләр үрә...

Яшүсмер буш вакытын кайда үткәрә, кемнәр белән аралаша, ата-ана, укытучылар күзеннән читтә булганда үзен ничек тота? Бу сораулар 11 яшьтән югары мәктәп укучысы булган әти-әниләр өчен дә, педагоглар өчен дә четерекле, ә кайвакыт бик борчулы проблемага әйләнә, чөнки күзәтү астында булганда үзен уңай итеп күрсәтүче баланың, иркенгә чыккач, чәчләр үрә торырлык гамәлләр майтару очраклары юк түгел. Күптән түгел районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышында яшүсмерләр тарафыннан кылынган ике хулиганлык гамәле буенча җитди сөйләшү булды. Анда комиссия әгъзаларыннан тыш, белем йортлары җитәкчеләре, шәһәр прокуроры Ринат Кәримов, район эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачеваның да катнашуы яшүсмерләр тәртибе буенча мәсьәләнең шактый җитди торуы турында сөйли. Сүз яшүсмерләрнең күпләп бергә тупланып хокук бозуга баруы хакында.

Комиссия каравына чыгарылган борчулы хәлнең беренчесе 12 - 19 яшьлек үсмерләрнең 19 сентябрь көнне бер фатирны арендага алып, дус кызларының туган көнен билгеләп үтүләре белән бәйле. Әти-әниләренә туган көнне кафеда билгеләп үтәбез дип чыгып киткән үсмерләр, бер фатирны арендалап, олылар күзәтүеннән башка гына иркенләп бәйрәм итәргә уйлыйлар. Бәйрәм «тәмен» сизгән үсмерләрнең комендант сәгате чыккач та өйләренә кайтасы килми. Бу кичне берәм-берәм ата-аналар балаларыннан дусларда кунып калабыз, дигән смс хәбәрләр ала башлый. Бер ханым, кызының өйгә кайтып кунмавы белән ризалашмыйча, ир туганын ияртеп аны эзләргә чыга. Алар, сораштыра торгач, туган көннең арендага алынган бер фатирда үтүен белеп, шул адреска киләләр. Кызның, күңелле бәйрәмне калдырып, өйгә кайтасы килми, дусларыннан үзен яшереп калдыруны сорый. Кызның әнисе белән килгән ир туганы һәм яшүсмерләр арасында сөйләшү кул уйнатуга, сугышуга барып тоташа. Каннары кайнап торган яшүсмерләр ир-атны кыйнап ташлый, нәтиҗәдә ул авыр тән җәрәхәтләре белән үзәк дәваханәгә китерелә.

Комиссия утырышында хәтта үсмерләр тарафыннан кыйналып, йөзе шешенеп, яраланып беткән ир-атның фотосурәтен дә күрсәттеләр, аны күрүгә тәннәр чымырдап китә. Шулкадәр миһербансыз булып, бер сәбәпсез кешене кыйнарга яшүсмерләрне беркем өйрәтми, кайдан килә шундый кансызлык?

Ни өчен шулай эшләдегез, дигән сорауга җавап бирүдән малайлар кача, гаепләрен танымый, без кыйнамадык, бәйрәм итә торган фатирга таныш булмаган егетләр килеп керде, алар кыйнады, дип баралар. Ә кыйналган ир-ат башта кем белән сөйләшүен аңларлык хәлдә булган.

Әлеге хокук бозу гамәлендә катнашкан һәр яшүсмер турында комиссия утырышында мәктәп директорлары, социаль педагоглар аерым-аерым сөйләде. Шунысы игътибарга лаек, күпчелек яшүсмерләр яхшы укый, даими төстә төрле мәдәни-спорт чараларында уку йорты данын яклый, моңа кадәр тәртипсезлекләрдә катнашмаган. Ата-аналар балаларының шундый миһербансызлык кылуына аптырап калганнар. Кыскасы, сөйләшүләрдән һәркем баласының тәртибенә аерата игътибарлы булу мөһимлеген, педагоглар профилактик эшчәнлекне тагын да активлаштыру кирәклеген үз күңеленә беркеткәндер, мөгаен.

Яшүсмерләр катнашындагы тагын бер күңелсез вакыйга 23 сентябрьдә була. Бу көнне Ялчогыл урамының 1нче йортыннан эчке эшләр бүлегенең дежур частена коридор буйлап кулларына тимер тоткан яшүсмерләр йөгереп йөри, дигән хәбәр алына. Полиция хезмәткәрләрен күрүгә аларның бер өлеше качып өлгерә, ә 13ен эчке эшләр бүлегенә алып киләләр һәм мәсьәләгә ачыклык кертергә керешәләр. Шул йортта яшәүче 2 яшүсмер әйтүенчә, подъезд төбендә күрше хатынына бәйләнеп торучы бер ир-атны күрәләр. Әлеге ханымны яклау өчен алар, ярдәм сорап дусларына телефон аша хәбәр сала. Яшүсмерләр тиз арада йортка җыйнала. Әле ярый, гадәттән тыш хәл килеп чыкмый, йортта яшәүчеләрнең игътибарлылыгы, полиция хезмәткәрләренең оперативлыгы нәтиҗәсендә сугышу, кыйнашуларга юл куелмый.

Үсмерләр сөйләве дөрес булса, бер яктан хатын-кызны якларга җыену - яхшы гамәл, әмма кыйнашып түгел, законлы рәвештә, үзара аңлашып, конфликтны җайга салырга өйрәтү кирәк.

Эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева да, шәһәр прокуроры Ринат Кәримов та яшүсмерләрнең тыелган вакыттан соң яшерен җыйналып, зур төркемнәр белән йөрүләре борчу тудыруын ассызык-ладылар. Яшүсмерләрдән тупланган төркемнәрне начар ниятле адәмнәрнең үз артларыннан ияртеп, ныгып җитмәгән психикалы балага кирәкмәс юнәлеш бирүе һәм гадәттән тыш хәлләргә җәлеп итү куркынычы бар, шуңа да һәр ата-анадан баласының кичке, иртәнге вакытларда кайда булуын белешеп торуы, аларны контрольдә тотуы соралды. Ә буш вакытларын һәр яшүсмер спорт, үзенчәлекле шөгыльләр белән үткәрсен өчен катгый таләп кую фикере белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: