Зәй офыклары

Җыелган акчаларны – ишек, тәрәзә алыштыруга

Зәйдә өлкәннәр көне уңаеннан ункөнлек барышында "Яшьлек" боз сараенда хоккей буенча хәйрия матчы оештырылган иде. Аннан 72 мең 800 сум акча җыйналды. Район хакимияте аны социаль яклау идарәсенең социаль хезмәткәрләре каравында булган, өлкән яшьтәге, балалары булмаган ике хатын-кызга тапшыруны мәслихәт күрде. Аларның берсе - Ленин урамындагы тулай торакта яшәүче Халидә...

Зәйдә өлкәннәр көне уңаеннан ункөнлек барышында "Яшьлек" боз сараенда хоккей буенча хәйрия матчы оештырылган иде. Аннан 72 мең 800 сум акча җыйналды. Район хакимияте аны социаль яклау идарәсенең социаль хезмәткәрләре каравында булган, өлкән яшьтәге, балалары булмаган ике хатын-кызга тапшыруны мәслихәт күрде. Аларның берсе - Ленин урамындагы тулай торакта яшәүче Халидә апа Садыйкова.

Халидә Мәхмүт кызы 1929 елның 26 августында Сарман районы Чукмарлы авылында туган. Авыр сугыш елларында яшүсмер балага юл төзүдә катнашырга, моның өчен таш чыгару эшендә эшләргә туры килә. Бәхетсезлегенә, шул вакытта аягына таш төшеп, аяк сөяге, бармаклары чәрдәкләнә. Аннан соң терелеп аягына баскач ул озак еллар Краснодар краенда җиләк-җимеш, яшелчә үстерү совхозында эшли, пенсия яшенә җиткәч, туганы янына Зәйгә кайта, биредә аңа хакимият тулай торактан бүлмә бирә. Яшүсмер чакта зарарланган аягы олыгайгач үзен сиздереп, авырта башлаган, өстәвенә инсульт та кичергән, хәзер ул - I группа инвалид.

- Әле ярый яшәр куышым, ярдәм итәргә социаль хезмәткәрләр бар. Бүлмәмнән чыгып йөри алмыйм, социаль яклау идарәсеннән бирелгән махсус җайланма белән генә аякны шудырып бер-ике адым атлап, бер урыннан икечесенә күчәм. Без өлкәннәргә менә шушылай игътибарлы булган хөкүмәтебезгә, район җитәкчелегенә рәхмәт, - ди Халидә апа.

Аңа район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова хәйрия матчыннан җыелган средстволарның яртысын - 36 мең 400 сумны тапшырды. Социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина бу средстволарга иң беренче чиратта өлкән кеше яшәгән бүлмәнең тәрәзәсен, ишеген алыштыртып, акча калган очракта, бүлмәне төзекләндерү контрольдә тотачакларын белдерде.

- Халидә апа Садыйкова безнең карамакка 2009 елның 1 апреленнән алынды. Шул вакыттан бирле безнең хезмәткәрләр аны тәрбияләп, ярдәм итеп тора. Азык-төлек алып кайту, бүлмәсен җыештыру, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне башкару һ.б эшләрдә ул ярдәмгә мохтаҗ. Хәзер исә без аңа бирелгән өстәмә акчаның яшәү шартларын яхшырту өчен тотылуын кайгыртачакбыз, социаль хезмәткәргә ишек-тәрәзәне алыштырырга заказ бирү йөкләнде, - ди ул.

Ә социаль хезмәткәр Полина Фәсхетдинованы Халидә апа, якын итеп, кызым дип дәшә, ул киләсе өч көнне көтеп ала әйтә, шулай ук алар медицина хезмәткәре Сәлимә Кашапова белән дә якын кешегә әйләнгәннәр. Инсульт кичергән өлкән кеше аның да даими күзәтүендә тора.

Хәйрия матчыннан җыелган средстволарның икенче яртысы районның Шыкмай авылында яшәүче, ире сугышта катнашкан тол хатын Салиха Әхмәтҗановага тәгаенләнде. Гомере буе колхозда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Салиха апа хәзер ялгызы яши. Аларның балалары булмаган, шуңа да өлкән кешегә социаль хезмәткәр Валентина Макаилова өенә барып хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, азык-төлек китереп тора. Хәйрия акчасына аның йортының тәрәзәләрен алыштыру хәл ителде.

Өлкәннәр көтелмәгән бу ярдәмннән бик канәгать калып, рәхмәтле булуларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: