Зәй офыклары

Юбилее белән котладылар

Поручик авыл җирлегенә караган Сәрәпәледә яшәүче Анна Васильевна Михайлова - намуслы, тырыш хезмәт куеп, Җиңү таңын якынайткан буынның бер вәкиле. Тыл ветеранына кичә 90 яшь тулды. Анна Васильевна Сәрәпәледә туган. 1940 елда әтисе белән Аннаны Ленинградка кирпеч заводына эшкә вербовать итәләр һәм озак та үтми сугыш башлана. Алар әтисе белән...

Поручик авыл җирлегенә караган Сәрәпәледә яшәүче Анна Васильевна Михайлова - намуслы, тырыш хезмәт куеп, Җиңү таңын якынайткан буынның бер вәкиле. Тыл ветеранына кичә 90 яшь тулды.

Анна Васильевна Сәрәпәледә туган. 1940 елда әтисе белән Аннаны Ленинградка кирпеч заводына эшкә вербовать итәләр һәм озак та үтми сугыш башлана. Алар әтисе белән бер-берсен югалталар. Башта әтисе, бераздан Анна туган авылына кайтып төшә. Анна Ленинградта сугыш мәхшәрен, бомбалар шартлавын үз күзләре белән күреп кайта. Фронттагылар өчен урагын да ура, җылы оекбашлар да бәйли кыз. Аннан фермада күп еллар сыер савучы булып эшли. Сеңлесе белән инвалид абыйларын тәрбияли. Бүген ялгызы гына гомер кичерә, булганына шөкер итеп, ил-көннәр тынычлыгын тели.

Анна Васильевнаны юбилее белән район башлыгы Татьяна Воропаева, җирлек башлыгы Анатолий Афанасьев ихластан котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: