Зәй офыклары

Югары Ослан фермеры кәҗә приюты ачкан

Югары Ослан районы фермеры Мурат Сираҗин кәҗәләрен асрый алмаган һәм шул ук вакытта аларны чалырга кулы күтәрелмәгән өлкән кешеләргә, ярдәмгә килгән, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы. Фермерга кәҗәләр төрле юллар белән эләгә икән. Кайберләрен өлкәннәрнең күршеләре яки танышлары китерә. Кайчакларда кәҗә хуҗалары шалтыратып, хайваннарын ышанычлы кулга тапшырырга теләүләрен әйтә. Бу...

Югары Ослан районы фермеры Мурат Сираҗин кәҗәләрен асрый алмаган һәм шул ук вакытта аларны чалырга кулы күтәрелмәгән өлкән кешеләргә, ярдәмгә килгән, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы. Фермерга кәҗәләр төрле юллар белән эләгә икән. Кайберләрен өлкәннәрнең күршеләре яки танышлары китерә. Кайчакларда кәҗә хуҗалары шалтыратып, хайваннарын ышанычлы кулга тапшырырга теләүләрен әйтә. Бу очракта фермер аларны үзе барып ала. Иске Зәй бистәсендә дә шундый берәр фермер әлеге юнәлештә эш алып бармас микән? Хуҗасыз кәҗәләр аеруча җәен бистә халкын үзәгенә үтүчән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: