Зәй офыклары

Юл салу өчен таулар кисәргә туры килде

Тигез асфальт юллардан башка бүген төрле тармаклар эшчәнлеген күз алдына да китереп булмый. Юллар яхшы булганда, шәһәр-бистәләр, авыллар арасында элемтәләр ныгый, районның социаль-иктисади үсеше тәэмин ителә. Районда юл оешмаларының берсе булган "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юллар сыйфатын яхшырту, файдалану срокларын арттыру, ресурсларны саклау мөмкинлеге бирүче нәтиҗәле яңа технологияләр...

Тигез асфальт юллардан башка бүген төрле тармаклар эшчәнлеген күз алдына да китереп булмый. Юллар яхшы булганда, шәһәр-бистәләр, авыллар арасында элемтәләр ныгый, районның социаль-иктисади үсеше тәэмин ителә. Районда юл оешмаларының берсе булган "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юллар сыйфатын яхшырту, файдалану срокларын арттыру, ресурсларны саклау мөмкинлеге бирүче нәтиҗәле яңа технологияләр һәм югары җитештерүчәнлекле техника куллануны өстенлекле юнәлеш итә. Филиал директоры Ислам Әмирханов белән әңгәмәбез оешманың бүгенгесе, киләчәге һ.б.лар турында.

- Районда һәр тармак эшчәнлеге куркынычсыз юлларга бәйле. Кеше иминлегендә дә юлларның төзеклеге зур роль уйный. Юкка гына яхшы юл - ярты юл, димиләр. Ислам Әхтәмович, оешма эшчәнлегенә киңрәк тукталыйк әле...

- Эшчәнлегебез елның һәр фасылында район юлларын карап тотудан гыйбарәт. Оешма район биләмәсендәге 394 чакрым юлга хезмәт күрсәтә. Юлларның күпчелеге авылларны район үзәге белән тоташтыра. Филиалда 120ләп кеше хезмәт куя. Барлыгы 63 берәмлек техникабыз бар. Әлеге филиал белән мин 18 ел җитәкчелек итәм. Оешмабыз эш күрсәткечләре буенча "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсе филиаллары арасында берничә ел беренчелекне алып килә. Агымдагы елның 1 сентябреннән безгә Алабуга филиалы да кушылды. Шул рәвешле, эш күләме арта төште. Шунысы игътибарга лаек, оешма юлчылары эшне сыйфатлы һәм үзвакытында башкарырга тырыша. Алар ел саен 20 мең квадрат метрда чокыр-чакырлар ямый. Без агымдагы сезонда 23 чакрым асфальт юл салдык.

Агымдагы елда да "Юл фонды" , "Авылларны каты өслекле юллар белән тоташтыру", "Урам-юл челтәрен тәртипкә китерү" республика программалары буенча эшчәнлек алып бардык. "Юл фонды" республика программасы буенча бүлеп бирелгән 15 миллион сум акчага Иске Зәй бистәсендәге Кыр, Перцовкада Сандугач, Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә Чехов урамнарына юл салынды, Җиңү проспектындагы 1/14 йорты ишегалды төзекләндерелде. "Урам-юл челтәрен тәртипкә китерү" программасы буенча республика бюджетыннан 15 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Әлеге суммага Тукай, Завод, Мичурин урамнары, Иске Зәй бистәсендә Ломоносов урамы башыннан Орджоникидзе урамына кадәр юллар төзекләндерелде. Оешма тарафыннан "Авылларны каты өслекле юллар белән тоташтыру" программасы да кыю тормышка ашырылды. Әлеге җәһәттән Иске Тәкмәк, Бүре-Сарайда, Үтәшкин авыллары эчендәге юлларга ком-таш катнашмасы җәелде. Поповка халкын урам юлы проблемасы борчый иде. Әлеге җирлек тә бу программага керде һәм проблема хәл ителде. Әлеге эшләргә республика бюджетыннан 20 миллион сум акча сарыф ителде.

Җәен Зәй-Сарман юлын (Кашкатау янәшәсендә ике чакрым юл), "Энергия" стадионында мини-футбол кыры әйләнә-тирәсен, политехник колледж ишегалдын тулысынча төзекләндердек. Соңгысы буенча 8 миллион сумлык эш башкарылды. Аннан республика акчасы хисабына район үзәк дәваханәсе биләмәсен ремонтладык.

Шәһәрдә җирле бюджет хисабына да шактый эш башкарылды. Оешмага бу сезонда күләмле эш урыннары булдыруда район башлыгы Разиф Кәримовның булышлыгы зур булды. Көзгә кергәч, юлчыларыбыз Надежда урамы юлын ремонтладылар, Ленин урамының 29 һәм 31нче йортлары ишегалларын төзекләндерделәр, халык соравы буенча 29нчы йорт подвалына су кермәсенгә бордюрлар ясадылар.

Зәй-Бохарай-Урсай-Әлмәт юлы моннан өч ел элек салына башлаган иде, быел аны ахырына кадәр башкарып чыктык. Биредә эш катлаулы булды. Таулар кисәргә туры килде. Күрәсез, заман юлчылардан кыю эшләр сорый. Хәзер Бохарай, Урсай яклары халкы Әлмәткә яхшы юлдан гына җилдерә. Әлеге уңайдан алардан рәхмәт сүзләре килеп ирешә тора.

- Районда масштаблы эш - тимер юл кичүен төзү бара. Аңа әзерлек эшләре барышына сезнең оешманың да өлеше керми калмагандыр...

- Һичшиксез. Юлчыларыбыз ЮХИДИ бинасы чатыннан алып, әйләнеп узу урамыннан Промышленная урамына чыгып, «Сәфәр» ягулык салу станциясенә кадәр юлны ремонтлады, кыскасы, әлеге җәһәттән 30 миллион сумлык эш башкардык.

- Зәйдән кала, тагын нинди районнар белән хезмәттәшлек итәсез?

-Нефть оешмалары белән килешүләр нигезендә эш алып барабыз. УТТ урнашкан Маврин базасына юл салдык. Көннәр яхшырып китсә, Бохарайда урнашкан "Ромашкино" шифаханәсе юлын ремонтларга исәпләп торабыз. Сарманда да өч программа буенча эш алып бардык, 9 миллион сумга Бөгелмәдә урам юллары, ишегаллары ремонтладык, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Сарман, Ютазы, Зәй юлларына бүлү тамгалары куйдык.

- Ислам Әхтәмович, җәен заманча асфальт-битум җитештерүче заводны эшкә җиккәндә, элеккесе-трактор, яңасы самолет кебек эшли, дигән идегез. Яңа заводыгыз турында берничә сүз...

- Завод сәгатенә 120 тонна асфальт-битум җитештерә, элеккесенең куәте өч мәртәбә ким иде. Эшли башлаган дәвердән яңасы 21 мең тонна чимал җитештерде инде. Завод оешмабызны һәм "Инвестстройсервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтен тулысынча чимал белән тәэмин итә.

- Юл салу, төзек-ләндерү эшләре белән беррәттән, оешмада кышкы сезонга әзерлек эше дә алып барыладыр...

- Узган ел 5000 тонна ком-тоз катнашмасын саклау максатыннан металлдан җыелма ангар монтажланды. Моңа кадәр мондый катнашма ачык һавада сакланып, яңгыр һәм кар-бураннарда тоз катнашмасы эреп, табигатькә зыян салына иде. Бүгенге көндә оешма тарафыннан 2000 тонна ком, 700 тонна тоз катнашмасы әзерләнде. Тозны чиста килеш тә кулланабыз, ком белән дә кушабыз, су белән дә болгатып сибәбез. Кышкы чорда юлларны карап тоту өчен оешма тарафыннан 35 берәмлек техника җәлеп ителә. Аларны кышкы чорга әзерләп бетереп киләбез. Һәр автоюлга мастер һәм прораблар беркетелә, хәрәкәт маршруты билгеләнә, гадәттәгечә, мәктәп маршрутларына зур игътибар бирелә.

- Коллектив турында берничә сүз...

- Коллектив тотрыклы, тәҗрибәле, оешмада үз эшенең осталары булган юлчыларыбыз, Зәйнең киләчәге булырдай яшь белгечләребез бар. ТР Юл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсе филиаллары арасында оештырылган һөнәри осталык бәйгеләрендә беренче класслы машина йөртүче Азат Шиһапов - I, экскаваторчы Михаил Носов призлы урын алды. Безнең белгечләр әлеге мәртәбәле бәйгеләрдә елның-елында призлы урыннар алып килә. Техник-җитештерү бүлеге башлыгы Фәргать Лотфуллин, участок башлыгы Борис Шугулев, баш механик Хамис Ризванов, баш хисапчы Дамир Миңнеханов, тәэмин итү бүлеге башлыгы Земфира Тихоновалар эшемдә зур таяныч. Эшче-юлчылар, техника иярләүчеләрдән Иван Афонин, Александр Чечеров, Иван Кузьмин, Руслан Носов, Юрий Чехлов, Мөнир Хәйруллин, Николай Чапков, Ринат Хөснетдинов, Николай Аверьянов, Александр Янбашев, Алексей Федотов, Дмитрий Иванов, Рәмзия Халикова, Галия Байкова, Наил Камалиев, Алексей Каракаев, Наил Шәйхетдинов, Евсей Долгов, Николай Минеев, Зөбәер Әхмәтҗанов, Сергей Исштанов, Равил Мозаффаров, Рәис Хәбибуллиннарны аерым әйтеп узасым килә. Тулаем алганда, коллектив эшчәнлегеннән канәгать мин.

Форсаттан файдаланып, оешма юлчыларын һөнәри бәйрәмебез - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Барлык яхшы башлангычлар дәвам итсен, районның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә һәрбарчагызга эш дәрте, энергия телим, сәламәт һәм имин булыгыз. Төзегән юлларыбыз уңайлы, хәвефсез булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: