Зәй офыклары

Юлда имин йөрү һәркемнән тора

Берләшкән Милләтләр оешмасы карары нигезендә ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Ул халыкара дәрәҗәдә Җир шарында яшәүчеләр игътибарын юлларда сак булуга юнәлтүгә багышлана. Статистика мәгълүматлары буенча, дөньяда көн саен юл һәлакәтләрендә 3 меңнән артык кеше үлүе, 100 меңнән артыгының төрле дәрәҗәдә яралануы...

Берләшкән Милләтләр оешмасы карары нигезендә ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Ул халыкара дәрәҗәдә Җир шарында яшәүчеләр игътибарын юлларда сак булуга юнәлтүгә багышлана. Статистика мәгълүматлары буенча, дөньяда көн саен юл һәлакәтләрендә 3 меңнән артык кеше үлүе, 100 меңнән артыгының төрле дәрәҗәдә яралануы билгеле. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, үлүче, зыян күрүчеләрнең зур өлеше - яшьләр. Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан Зәйдә юл хәрәкәте инспекциясе хезмәткәрләре, яшьләр эшләре идарәсе активистлары машина йөртүчеләрне юл иминлеге кагыйдәләренә игътибарлы булырга өндәү, тагын бер кат кисәтү максатында рейд үткәрде. Яшьләр һәр машина йөртүчегә еш авария чыгу куркынычы зур булган маневрлар турында, исерткеч эчемлекләрнең руль артындагыларга үлем белән тәмамлану ихтималы хакында һ.б. мәгълүматлар язылган брошюралар тараттылар, инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһимлеген искәрттеләр. Агымдагы елның 9 аенда район юлларында 44 юл һәлакәте теркәлеп, аларда 4 кеше үлгән, 53 кеше җәрәхәт алган. 2014 елның 9 аенда исә 52 юл һәлакәтендә 5 кеше үлүе, 62 кеше яраланган. Күренгәнчә, районда кеше үлгән белән бәйле һәлакәтләр кимү тенденциясе күзтелә, бу машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләренә игътибары артуы турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: