Зәй офыклары

Юлда кагыйдәләргә игътибарсызлык тагын бер аяныч һаләкәткә китерде

Көннәр тиз кыскара хәзер. Караңгылыкны юлларда һәлакәтләр килеп чыгу очракларының артып китү вакыты дип бәяли белгечләр, статистика мәгълүматларына таянып. Билгеле булганча, тиз караңгы төшүгә әле гадәтләнеп җитмәгән машина йөртүчеләр бу чорда гадәттән тыш ситуацияләргә еш очрый. 10 октябрь көнне нәкъ менә кичке эңгер-меңгер вакытта, 17 сәгать 40 минутта, Зәйнең Нариманов...

Көннәр тиз кыскара хәзер. Караңгылыкны юлларда һәлакәтләр килеп чыгу очракларының артып китү вакыты дип бәяли белгечләр, статистика мәгълүматларына таянып. Билгеле булганча, тиз караңгы төшүгә әле гадәтләнеп җитмәгән машина йөртүчеләр бу чорда гадәттән тыш ситуацияләргә еш очрый. 10 октябрь көнне нәкъ менә кичке эңгер-меңгер вакытта, 17 сәгать 40 минутта, Зәйнең Нариманов урамында үзәк базар тирәсендә 59 яшьлек "ВАЗ-2106" автомобилен йөртүче, тизлек режимын контрольдә тотмыйча, 56 яшьлек аерым яшәү урыны булмаган бер ир-атны бәрдерә. Фаразлауларча ул җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урыннан чыкмаган һәм аның киемендә караңгы вакытта яктылыкны кире кайтаручы элемент та булмаган. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган һәм шунда үлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре көзге вакытка керү сәбәпле, машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибарлы булуны сорый, һәркемнең бәла-казага юлыкмавы үзеннән торуын искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: