Зәй офыклары

ЮЛДА - КЫРГЫЙ ХАЙВАН

Соңгы вакытта район юлларында кыргый хайваннарны бәрдерү очраклары ешайды. Мәсәлән, 2015 елның 16 декабрендә Зәй-Сухрау юлында билгесез машина йөртүче пошины бәрдерә, хайван юлда үлеп кала. Быел тагын шундый ике очрак булды. 7 гыйнварда Зәй-Уратма юлында "Тойота" автомобиле пошины бәрдерә, кыргый хайван урында һәлак була, бәхеткә, машинадагы кешеләр зыян күрми. Соңгы...

Соңгы вакытта район юлларында кыргый хайваннарны бәрдерү очраклары ешайды. Мәсәлән, 2015 елның 16 декабрендә Зәй-Сухрау юлында билгесез машина йөртүче пошины бәрдерә, хайван юлда үлеп кала. Быел тагын шундый ике очрак булды. 7 гыйнварда Зәй-Уратма юлында "Тойота" автомобиле пошины бәрдерә, кыргый хайван урында һәлак була, бәхеткә, машинадагы кешеләр зыян күрми. Соңгы очрак Зәй-Сухрау юлында 13 гыйнварда кабатланды. Кичке сәгать 5тә "Газель" машинасы каршына поши килеп чыга, машина йөртүче аны абайламый кала һәм бәрдерә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрдән урман эченнән, урман буеннан үткәндә сак хәрәкәт итүне сорый. Кыргый хайваннарның юлга чыгу куркынычы булган урыннарда махсус билгеләр куелган, аларга игътибарлы булып, тизлекне контрольдә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: