Зәй офыклары

Юлларда сак булырга кирәк

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрнең игътибарын юл-метеорологик шартларның начараюына юнәлтә. Синоптиклар хәбәр итүенчә, якын көннәрдә республика территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә, кайбер районнарда боз яву ихтималы бар. ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Катлаулы юл-метеорологик шартларында машина...

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрнең игътибарын юл-метеорологик шартларның начараюына юнәлтә. Синоптиклар хәбәр итүенчә, якын көннәрдә республика территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә, кайбер районнарда боз яву ихтималы бар.

ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Катлаулы юл-метеорологик шартларында машина йөртүчеләр юл хәрәкәте иминлегенә зыян китерми торган тизлекне сайларга тиеш. Каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү кебек куркыныч маневрлардан сакланырга, шулай ук мөмкин булган кадәр ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: