Зәй офыклары

Юрист та, комбайнчы да

Урак өстендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә төрле оешма-предприятие эшчеләре дә ярдәмгә килә. Чөнки табын муллыгы урып-җыюны тиз арада, югалтуларсыз башкарып чыгудан тора. Моны яхшы аңлап, ел саен урак чорына ярдәмгә үз хезмәткәрләрен җибәрүче оешмаларның берсе - "Инвестстройсервис" ҖЧШ. Быел алардан берничә "КамАЗ" машинасы, берничә хезмәткәр бөртеклеләрне урып-суктыру эшендә катнаша. Араларында яшьләр...

Урак өстендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә төрле оешма-предприятие эшчеләре дә ярдәмгә килә. Чөнки табын муллыгы урып-җыюны тиз арада, югалтуларсыз башкарып чыгудан тора. Моны яхшы аңлап, ел саен урак чорына ярдәмгә үз хезмәткәрләрен җибәрүче оешмаларның берсе - "Инвестстройсервис" ҖЧШ. Быел алардан берничә "КамАЗ" машинасы, берничә хезмәткәр бөртеклеләрне урып-суктыру эшендә катнаша. Араларында яшьләр дә булуы икеләтә куанычлы. "Инвестстройсервис"та юрист булып эшләүче Динар Гатин менә 4 ел инде җаваплы чорда төп һөнәрен механизаторга алыштырып тора. VII сыйныфтан әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган Аксар егете Динар техниканы ун елдан артык үзе иярли.

- Игеннәр өлгерә башлауга, күңел кырга тартыла. Хезмәт җиңел булмаса да, аны яратып башкарам, - ди Динар. Быел аңа ярдәмгә Роман Утяганов килгән. Хәзер алар экипажы "Зәй" агрофирмасының "Нур" бүлекчәсе кырларында урып-җыю эшләрен тәмамлап, "Алга" бүлекчәсендә эшли. "Акрос" комбайнында 11 мең центнерлап ашлык суктырганнар. Быелгы уракта аларга 12600 центнер икмәк суктыру бурычы куелган. Динар исә аны арттырып үтәрбез дип өметләнә. Чөнки узган ел ул 15 мең центнердан артык ашлык суктырган. Ә әтисе белән эшләгән елларда 25 мең центнерга җиткән чаклары да булган. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип юкка гына әйтмиләр. Динар исә юрист кына түгел, кирәк чакта комбайнер да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: