Зәй офыклары

Үз хокукларыңны белү кирәк

"Азык-төлек кибетенә кердем дә акция буенча сок алырга уйладым. Әмма кассага килеп җиткәч, әлеге сокның ташламалы бәядән түгел, гадәти бәядән сатылуын белдем. Кибетче-кассир штрих-код буенча караганда аның ташламалы бәядән күрсәтелмәвен аңлатты. Нәтиҗәдә сокны читкә алып куйдык, ләкин шунда ук икенче проблема килеп туды, кассирның эре акчаны ваклап, калганын кайтарырга вак...

"Азык-төлек кибетенә кердем дә акция буенча сок алырга уйладым. Әмма кассага килеп җиткәч, әлеге сокның ташламалы бәядән түгел, гадәти бәядән сатылуын белдем. Кибетче-кассир штрих-код буенча караганда аның ташламалы бәядән күрсәтелмәвен аңлатты. Нәтиҗәдә сокны читкә алып куйдык, ләкин шунда ук икенче проблема килеп туды, кассирның эре акчаны ваклап, калганын кайтарырга вак акчасы юк. Ул миннән эре купюраны ваклатып килүне сорый. Бу мәсьәләне сатучы үзе хәл итәргә тиеш түгелмени? Нишләп кибеттән нәрсәдер сатып алу шундый озакка сузылган проблемага әйләнергә тиеш?" Менә шушындый сорау белән бер сатып алучы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Кызганыч, сәүдә нокталарында әлеге хәлләр еш күзәтелә. Кибеттә товарга куелган бәя, компьютердагысы белән тәңгәл килми. Бу очракта кибет администраторын чакыртырга кирәк һәм, мөмкин булса, товарга куелган бәяне фотога төшереп алу яхшы. Мөгаен, аңлаша башлагач, сезгә яңа товар партиясе кайтуын, шул сәбәпле товардагы бәяне үзгәртергә өлгермәүләрен, ә кассада аның компьютер челтәре Аша баштан ук кертелеп куюын әйтерләр. Монда бернинди начар ният булмаса да, кибеттә хезмәт күрсәтүчеләрнең эшләренә җитәрлек игътибар бирмәүләре ( халатность) ярылып ята. РФ "Кулланучылар хокукын яклау" Законының 10 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә сатучы кибеттәге товарлар турында сатучыга дөрес мәгълүмат җиткереп, товарны сайлап алу мөмкинлеге тудырырга тиеш.

Ә сатучы кибеттә хезмәт күрсәтү барышында сатучыга һәрвакыт акча кайтару ихтималын алдан кайгыртып, моны хәл итәргә тиеш. Россия Федерациясе Финанс министрлыгының 1993 ел 30 августындагы 104нче хаты буенча контроль-касса аппаратлары белән эш иткәндә сатучы, сатып алучыга сдача кайтарырлык вак акчаларны алдан кайгыртырга тиеш. Ә сатучыларга эшләү уңайлыкларын кибет җитәкчелеге тудыра, шуңа да бу мәсьәләдә төп җаваплы зат - җитәкчелек. Моңа өстәп, Россия хөкүмәтенең "Ваклап сату буенча эшләүче сәүдә предприятиеләре эш тәртибе турында" 1994 елның 17 мартында юлланган хатында сдачага башка товар тәкъдим итү тыелуы, сатучыдан акчаны үзенә ваклаттыру таләп ителергә тиш түгеллеге әйтелә.

Шуңа да югарыда килеп туган хәлләр белән очрашучылар урыннарда мәсьәлә уңай хәл ителмәгәндә, кулланучылар хокукын яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: