Зәй офыклары

Зәй Яңа елга әзерләнә

Зәйдә Яңа елны каршы алуга әзерлек максатында шәһәр урамнарында күңелле мәшәкать хөкем сөрә. Электр челтәре хезмәткәрләре урамнарны төрле төстәге утлар белән бизәүгә керешсә, "Инвестстройсервис"лар "Энергетик" Мәдәният сарае каршына кар өемнәреннән төрле фигуралар ясау өчен әзерлек эшләрен башкара. Көннәрнең җылы торуы бераз мәшәкать тудырса да, әле рәссамнар фигураларны ясап-буяу эшенә керешмәгәндә,...

Зәйдә Яңа елны каршы алуга әзерлек максатында шәһәр урамнарында күңелле мәшәкать хөкем сөрә. Электр челтәре хезмәткәрләре урамнарны төрле төстәге утлар белән бизәүгә керешсә, "Инвестстройсервис"лар "Энергетик" Мәдәният сарае каршына кар өемнәреннән төрле фигуралар ясау өчен әзерлек эшләрен башкара. Көннәрнең җылы торуы бераз мәшәкать тудырса да, әле рәссамнар фигураларны ясап-буяу эшенә керешмәгәндә, артык зыян юк, ди эшчеләр. Шугалак инде ясалып бетү алдында, көннәр суытып җибәргәч, аны су сиптереп, боз белән яхшылап катырасы гына калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: