Зәй офыклары

Зәй политехник колледжы студентлары “Автосессия-2014” бәйгесендә катнашты

Кичә Казанда РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ бүлеге машина йөртүче студентлар арасында "Автосессия - 2014" дип аталган дүртенче республика бәйгесенә нәтиҗә ясады. Ике этаптан торган бәйгенең беренче өлешендә шәһәр-районнардан юл кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр, машина йөртү культурасына игътибар бирүче студентлар сайлап алынды. Ә икенче этап- финал өлешендә 19...

Кичә Казанда РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ бүлеге машина йөртүче студентлар арасында "Автосессия - 2014" дип аталган дүртенче республика бәйгесенә нәтиҗә ясады. Ике этаптан торган бәйгенең беренче өлешендә шәһәр-районнардан юл кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр, машина йөртү культурасына игътибар бирүче студентлар сайлап алынды. Ә икенче этап- финал өлешендә 19 шәһәр-районнан 63 катнашучы теоретик, гамәли белемнәрен, юл куркынычсызлыгы чараларын төгәл белүләрен күрсәтүдә сынады. Әлеге ярышларда зәйлеләр әле беренче тапкыр катнашты. Анда район данын политехник колледж студентлары Максим Беляков, Павел Дмитриев ( автомобиль тарнспортын техник карау һәм төзәтү бүлеге) һәм Константин Суханов ( авыл хуҗалыгы механизацияләү бүлеге) якладылар. Егетләр юл кагыйдәләрен белү буенча имтихан сорауларында 20 мөмкинлектән 18 балл җыя алды. Призлы урыннар алуга ирешмәсәләр дә, Зәй студентларының әзерлеге югары бәяләнде. ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев, юл куркынычсызлыгы фонды дирекциясе Зәй бүлеге җитәкчесе Вадим Иванов колледж җитәкчелегенә, педагогларга яхшы әзерлек курслары алып барулары өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: