Зәй офыклары

Зәй сусаклагычында ике балыкчыны коткардылар

Агымдагы елның 30 ноябрендә Зәй сусаклагычының капкачы тирәсендә балык тотарга яратучы 61 яшьлек бер балыкчы боз төбенә китә. Аңа ярдәмгә дип, 200 метр ераклыкта утырган икенче балыкчы килә һәм ул да боз төбенә китә. Аларга ярдәм итәргә дип шулай ук балыкчылар Александр Московкин белән Владимир Колесников, озын бау һәм коткару...

Агымдагы елның 30 ноябрендә Зәй сусаклагычының капкачы тирәсендә балык тотарга яратучы 61 яшьлек бер балыкчы боз төбенә китә. Аңа ярдәмгә дип, 200 метр ераклыкта утырган икенче балыкчы килә һәм ул да боз төбенә китә. Аларга ярдәм итәргә дип шулай ук балыкчылар Александр Московкин белән Владимир Колесников, озын бау һәм коткару боҗрасы белән буа саклаучылар килә. Алар икенче балыкчыны коткарганда Зәй коткаручысы Ирек Ибәтов һәм кече күләмле судноларны теркәү инспекциясе инспекторы Валентин Атласов килеп җитә. Шул рәвешле, уртак тырышлык белән боз астына киткән беренче балыкчы да коткарыла. Ул 20-30 минут суда булу сәбәпле, ярым һуштан язган була, тиз арада ашыгыч медицина ярдәме машинасы килеп, балыкчыны хастаханәгә алып китә. Шунысы игьтибарга лаек, балыкчылар боз астына киткән урын тыелган зонага керә икән.

- Сусаклагыч капкачы булган урында агым һәрвакыт көчле һәм җылы. Шуңа боз катламы тиз үзгәрүчән, шул сәбәпле, биредә балык тоту тормыш өчен куркыныч, - ди Валентин Александрович.

Хаталардан сабак алу өчен гыйбрәтле хәлләр була тора, юкса. Балыкчылар һаман тормышларына битараф карый. Көз башыннан Татарстанда ун балыкчы батты инде. Менделеевский районында булган соңгы очрак аеруча аянычлы. Балыкчылар балык тотарга барганчы уйлансын иде. Валентин Атласов әйтүенчә, коткаручылар һәм ашыгыч медицина ярдәме машинасын хәвефле урынның анык урынын белеп чакыру мәслихәтрәк, ди инспектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: