Зәй офыклары

Зәйдә аңлату эше актив бара

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе соңгы елларда мәктәп укучылары арасында сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында аңлату эшләре алып бара. Кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе инспекторы Зәй шәһәре мәктәпләре, оешма-предприятиеләрендә булып бозда, шул исәптән сулыкларда сак булу кирәклеге турында кисәтә. Инспектор бүген...

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе соңгы елларда мәктәп укучылары арасында сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында аңлату эшләре алып бара. Кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе инспекторы Зәй шәһәре мәктәпләре, оешма-предприятиеләрендә булып бозда, шул исәптән сулыкларда сак булу кирәклеге турында кисәтә. Инспектор бүген мондый чараларныавыл мәктәпләрендә дә оештыра. Бүген ул Якты Күл мәктәбе укучылары белән очрашты, аннан җирлек башлыгы Сергей Пудов белән җирлектәге сулыкларга чыгып, балыкчыларны күреп сөйләшеп, бозда сак булу кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: