Зәй офыклары

Зәйдә быел полиция хезмәткәрләре Казахстаннан кергән 1 мең 358 литр спиртлы эчемлек алганнар

Зәйдә легаль булмаган спиртлы эчемлекләр әйләнешен тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан ел дәвамында 38 очрак теркәлгән. Шуларның 30ы -административ хокук бозу турында төзелгән беркетмә. Аның 13е сыра, алкогольне сәүдә нокталарында закон нигезендә күрсәтелгән вакыттан тыш сатылу белән бәйле булса, 3се яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сату буенча, 13е өй шартларында әзерләнгән спиртлы...

Зәйдә легаль булмаган спиртлы эчемлекләр әйләнешен тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан ел дәвамында 38 очрак теркәлгән. Шуларның 30ы -административ хокук бозу турында төзелгән беркетмә. Аның 13е сыра, алкогольне сәүдә нокталарында закон нигезендә күрсәтелгән вакыттан тыш сатылу белән бәйле булса, 3се яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сату буенча, 13е өй шартларында әзерләнгән спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүчеләрне ачыклау, 1се рөхсәт документсыз спиртлы эчемлекләр саткан өчен төзелгән. Бүгенге көнгәчә Казахстаннан кергән алкоголь продукциясе белән тотылучылар буенча 8 очрак билгеле. Аларда барлыгы 1 мең 358 литр продукция алынган.

Фото яндекс сайтыннан алынган http://34.mvd.ru/news/240/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: