Зәй офыклары

Зәйдә физик мөмкинлеге чикләнгәннәрне эшле итү игътибар үзәгендә

Зәй мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак теркәлүчеләрнең 36сы, ягъни 12 проценты - физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр. Аларның хезмәт урыннары индивидуаль реабилитация программасына яраклаштырылган булырга тиеш. Районда нәкъ менә шундый эш урыннары булдырылу сәбәпле, узган ел белән чагыштырганда, быел физик мөмкинлеге чикләнгән эшсезләр саны 20 процентка кимеде. Ул физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр...

Зәй мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак теркәлүчеләрнең 36сы, ягъни 12 проценты - физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр. Аларның хезмәт урыннары индивидуаль реабилитация программасына яраклаштырылган булырга тиеш. Районда нәкъ менә шундый эш урыннары булдырылу сәбәпле, узган ел белән чагыштырганда, быел физик мөмкинлеге чикләнгән эшсезләр саны 20 процентка кимеде. Ул физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен эш урыннары булдыручы эшмәкәрләргә махсус программа нигезендә субсидияләр каралу нәтиҗәсендә мөмкин булды. Аерып әйткәндә, быел мондый бер эш урыны өчен бүленә торган сумма 69300 сумнан 100мең сумга күтәрелде. Федераль бюджет хисабыннан Зәй районына инвалидлар өчен 10 эш урыны булдыруга 1миллион сум акча бүленде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: