Республика дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматы буенча, ел башыннан Татарстанда легаль булмаган 75 мең литр аракы әйләнештән алынган. Бу эшне тагын да активлаштыру максатында, бу атнада районда легаль булмаган аракы белән сату итүчеләрне ачыклау буенча төрле ведомство вәкилләре катнашында өч мобиль төркем эшләде. Рейдлар барышында бер авылда пластмасс шешәләргә тутырылган спиртлы...
Республика дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматы буенча, ел башыннан Татарстанда легаль булмаган 75 мең литр аракы әйләнештән алынган. Бу эшне тагын да активлаштыру максатында, бу атнада районда легаль булмаган аракы белән сату итүчеләрне ачыклау буенча төрле ведомство вәкилләре катнашында өч мобиль төркем эшләде. Рейдлар барышында бер авылда пластмасс шешәләргә тутырылган спиртлы эчемлек табып алынган. Әлеге уңайдан тикшерү эше дәвам итә.
фото яндекс сайтыннан http://vd-tv.ru/news.php?4392
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев