Зәй офыклары

Зәйдә наркотикларга каршы көрәш видеороликлар аша алып барыла

Зәйдә "Наркотикларсыз тормыш" Республика акциясе кысаларында күптөрле профилактик чаралар үткәрелә. Шуларның берсе - балаларга-яшүсмерләргә тәэсир итү көче зур булган тематик видеороликлар күрсәтү. Кичә шәһәрнең Мирный бистәсендә яшәүче үсмерләр өчен "Тормышны сайла" дип исемләнгән тирән эчтәлекле видеоязма тәкъдим ителде. Балалар мисаллар нигезендә наркотикларның кеше тормышы өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын тагын...

Зәйдә "Наркотикларсыз тормыш" Республика акциясе кысаларында күптөрле профилактик чаралар үткәрелә. Шуларның берсе - балаларга-яшүсмерләргә тәэсир итү көче зур булган тематик видеороликлар күрсәтү. Кичә шәһәрнең Мирный бистәсендә яшәүче үсмерләр өчен "Тормышны сайла" дип исемләнгән тирән эчтәлекле видеоязма тәкъдим ителде. Балалар мисаллар нигезендә наркотикларның кеше тормышы өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын тагын бер кат күңелләренә сеңдерделәр. Әлеге видеороликлар район үзәгеннән читтәге авылларда да күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: