Зәй офыклары

Зәйдән Резидә - кулланучылар хокукларын яклау законнарын иң яхшы белүчеләрнең берсе

2012 елның сентябрендә Татарстанда беренче тапкыр кулланучылар хокукларын яклау буенча төбәк программасы кабул ителде. Хәзер исә республикада "2014-2020 елларга Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасы үсеше" максатчан программасы гамәлдә. Аның кысаларында агымдагы елның 17 сентябреннән "Кулланучылар хокукын яклау" дип аталган мәктәп укучылары республика олимпиадасы старт алды. Аны республика дәүләт алкоголь...

2012 елның сентябрендә Татарстанда беренче тапкыр кулланучылар хокукларын яклау буенча төбәк программасы кабул ителде. Хәзер исә республикада "2014-2020 елларга Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасы үсеше" максатчан программасы гамәлдә. Аның кысаларында агымдагы елның 17 сентябреннән "Кулланучылар хокукын яклау" дип аталган мәктәп укучылары республика олимпиадасы старт алды. Аны республика дәүләт алкоголь инспекциясе яшь буынны хокукларын белергә, файдаланырга өйрәтү максатыннан оештыра. Олимпиадада IX-XI сыйныф укучылары катнаша. Дистанцион рәвештә үткән беренче этапта 600 укучы эшләрен тәкъдим итте. Анда балалар электрон формада кулланучылар хокукын яклауга кагылышлы закон буенча тест тапшырдылар, нәтиҗәдә 150 укучы икенче этапка үтте. Алар арасына Зәйдән 10 укучы керде. 7 октябрьгә кадәр үткән икенче этапта эссе язып, иҗади бәйге көч сынаштылар. Бу юлы өченче этапка 50 балл җыя алучылар гына узды. Мондый бәяне алучы Зәйдән татар гимназиясе укучысы Резидә Хәкимуллина булды. Хәзер Резидә 5 ноябрьдә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасының өченче этабында 18 укучы арасында район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: