Зәй офыклары

Зәйдә сугыш ветераны 95 яшен тутырды (фотолар)

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан саен, ветераннар сафы кими бара. Зәйдә бүген 95 сугыш ветераны исәпләнә. Шуларның берсе - Харис Зарипов. Аңа кичә 95 яшь тулды. Харис Зарипович - районда олы ихтирам казанган, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк булган сугыш ветераны. Сугышның беренче көненнән соңгы минутына кадәр авыр фронт юллары,...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан саен, ветераннар сафы кими бара. Зәйдә бүген 95 сугыш ветераны исәпләнә. Шуларның берсе - Харис Зарипов. Аңа кичә 95 яшь тулды. Харис Зарипович - районда олы ихтирам казанган, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк булган сугыш ветераны. Сугышның беренче көненнән соңгы минутына кадәр авыр фронт юллары, данлы хезмәт юлы үткән. Районда җаваплы урыннарда хезмәт куйган, район-шәһәр ветераннар советын җитәкләгән ветеран һаман сафта, актив тормыш алып бара. Аның зыялылыгы, зиһененә сокланырлык. Зәйнең үткәнен аннан да яхшы белүче юктыр. Сугыш елларында Көнбатыш Украинада артиллерия полкында разведчик буларак хезмәт итә. Чигенүләр, оборонага тотуларны ачынып сөйли ветеран. Ул Сталинград, Курск дугасы сугышларында катнаша, илебезне, Польша, Прага, Чехословакияне немецлардан азат итә. Шулар кайтавазы буларак, "Кызыл Йолдыз", II дәрәҗә Ватан сугыш орденнарын, кораллы көчләр Югары Башкомандующие Сталин, 18нче армия командующие, генерал-полковник Пуховның Рәхмәт хатын әле дә кадерләп саклый. Мондый ветераннарыбыз белән чиксез горурланырлык. Харис Зариповны юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Роберт Халитов та ветеранга Россия Президенты Рәхмәт хатын тапшырып, шул хакта да ассызыклап үтте. Ветераннар советы рәисе Геннадий Халиуллинның да юбилярга әйтер сүзе күп булды, күңелендә булганнарын ул җыр белән ирештерде. "Энергетик" Мәдәният сарае үзешчәннәре чыгышыннан ветеран канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: