Зәй офыклары

Зәйдә үләт базларының тиешле таләпләргә җавап бирүе тикшерелә

Зәй шәһәр прокуратурасы район территориясендәге биотермик базлары (үләт базлары) куллануда ветеринариягә кагылышлы законнар үтәлешен тикшерде. Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан биологик калдыкларны үтилләштерү максатында кулланылучы 19 биотермик баз исәпләнә. Тикшерү барышында "Зәй шикәре", "Восток", "Зәй" агрофирмалары, "Нива" ҖЧШе нә караган берничә базның тиешле таләпләргә җавап бирмәве ачыкланган. Бу...

Зәй шәһәр прокуратурасы район территориясендәге биотермик базлары (үләт базлары) куллануда ветеринариягә кагылышлы законнар үтәлешен тикшерде. Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан биологик калдыкларны үтилләштерү максатында кулланылучы 19 биотермик баз исәпләнә. Тикшерү барышында "Зәй шикәре", "Восток", "Зәй" агрофирмалары, "Нива" ҖЧШе нә караган берничә базның тиешле таләпләргә җавап бирмәве ачыкланган. Бу оешма җитәкчеләренә дә кичекмәстән җитешсезлекләрне бетерү таләбе куелган. Хәзер аларның үтәлеше прокуратура контролендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: