Зәй офыклары

Закондагы үзгәрешләрне аңлаттылар

Зәйнең "Шатлык" халыкка соңиаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә шәһәрнең коммерциячел булмаган җәмәгать оешмалары вәкилләре белән киңәшмә үтте. Анда сүз "Россия Федерациясендә граҗданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" 442нче Федераль Законга кертелгән үзгәрешләр турында барды. Инвалидлар җәмгыяте, сукырлар берләшмәсе, ветераннар советы, чернобыльчеләр берлеге вәкилләре законга кертелгән үзгәрешләр белән танышты. Әлеге темага сүз...

Зәйнең "Шатлык" халыкка соңиаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә шәһәрнең коммерциячел булмаган җәмәгать оешмалары вәкилләре белән киңәшмә үтте. Анда сүз "Россия Федерациясендә граҗданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" 442нче Федераль Законга кертелгән үзгәрешләр турында барды. Инвалидлар җәмгыяте, сукырлар берләшмәсе, ветераннар советы, чернобыльчеләр берлеге вәкилләре законга кертелгән үзгәрешләр белән танышты. Әлеге темага сүз алып бару җиңел булсын өчен махсус буклетлар да әзерләнде. Яңа законның үзенчәлекләре, әһәмияте турында үзәк директоры урынбасары Людмила Симонова, юрист Надеҗда Попова һәм бүлек мөдирләре сөйләде, шулай ук социаль яклау бүлеге белгечләре дә җәмәгать оешмалары вәкилләренең күп кенә сорауларына ачыклык кертте. Киңәшмәдә катнашучылар үз чиратында белгәннәрен башка агъзалар белән уртаклашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: