Зәй офыклары

Законнар – үтәү өчен

-Галина Алексеевна, бүгенге көндә безнең районда миграция хезмәте исәбендә ничә чит ил гражданины тора? Алар кайсы илләр вәкилләре һәм күпчелек нинди тармакларда хезмәт куя? - Без эшне Россия Федерациясе миграция хезмәтенә кагылган законнар нигезендә башкарабыз. Узган ел ахырына районда миграция исәбенә 401 чит ил гражданины куелды. Бу Татарстан территориясе буенча...

-Галина Алексеевна, бүгенге көндә безнең районда миграция хезмәте исәбендә ничә чит ил гражданины тора? Алар кайсы илләр вәкилләре һәм күпчелек нинди тармакларда хезмәт куя?

- Без эшне Россия Федерациясе миграция хезмәтенә кагылган законнар нигезендә башкарабыз. Узган ел ахырына районда миграция исәбенә 401 чит ил гражданины куелды. Бу Татарстан территориясе буенча теркәлгән чит ил гражданнарының 0,2 процентын тәшкил итә. Мәсәлән, Чаллы шәһәрендә алар - 11 мең, ә Әлмәттә 8 меңнән артык теркәлгән. Әлеге саннардан күренгәнчә, бездә чит ил гражданнарының нәрсә белән шөгыльләнүен даими контрольдә тоту җиңелрәк. Бу эштә без эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Исәпкә алынган чит ил гражданнары - нигездә Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре вәкилләре. Аларның 146сы - Үзбәкстаннан, 54е - Әрмәнстаннан, 34е - Таҗикстаннан, 27се - Казахстаннан, 21е - Әзербайҗаннан. Ә ерак чит ил вәкилләре арасында күпчелекне Германия гражданнары тәшкил итә, андыйлар 46 кеше. Чит ил гражданнарының безнең районга килүе эш һәм хезмәт визиты белән бәйле. Нигездә алар ялланып авыр хезмәт башкара һәм җирле хезмәт базарына тәэсир итми. Бу гражданнар җирле халыкны кызыксындырмаган эшче һөнәрен башкара.

-Чит ил гражданнарын даими күзәтүдә тоту ничек оештырыла? Бу уңайдан нинди проблемалар бар?

-2013 елдан якын чит ил гражданнарына хезмәткә рөхсәт бирү яки патент нигезендә эшкә урнашу мөмкинлеге бирү мәҗбүри дактилоскопик регистрация һәм фотография аша эшләнә, ягъни алар турында тулы мәгълүмат җыела. Ә аларга эшкә урнашырга рөхсәт бирүче документ республиканың 4 шәһәрендә - Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада гына әзерләнә. Ел дәвамында мондый документ сорап мөрәҗәгать итүче 179 кеше теркәлде. Шуларның 79ы эшкә урнашырга рөхсәт алды, 100енә патент бирелде. Патент системасы исә Россиядә 2010 елдан кертелде. Ул физик затларга шәхси һәм йорт эшләрендә ярдәм итәргә теләүче чит ил гражданнарына бирелә. Проблемаларга килгәндә, алар патент алып, авыл җирләрендә шәхси хуҗалыкларга эшкә урнашканнар арасында барлыкка килгәли. Барып урнашкач та алар урында теркәлү узмый, салым түләүләреннән кача. Әмма аларга законнардан озак качып йөрергә туры килми, чөнки һәр авыл җирлегендә читтән килеп төпләнгән кеше игътибардан читтә калмый.

Ә чит ил гражданнары тарафыннан кылынган хокук бозуларга килгәндә, 2013 елда бер очрак теркәлгән, ул урлашу белән бәйле. Аннан алдагы еллар белән чагыштырганда, мигрантларның тыныч, тәртип бозмыйча яшәве күзәтелә.

-Законсыз мигрантларга каршы көрәш ничек оештырыла?

-Андый проблема да юк түгел. Законсыз мигрантларны ачыклауда безгә Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе хезмәткәрләре ярдәм итә. Моннан тыш, эчке эшләр бүлеге полицийскийлары белән бергәләп торак йортларга рейдлар үткәрү дә нәтиҗәсез калмый. Шундый рейдлар барышында үткән ел без 150дән артык закон бозучыны ачыкладык. Законсыз рәвештә эш белән тәэмин иткән вазифаи затларга 70 административ беркетмә төзелде. Быел да рейдларны системалы төстә айга бер мәртәбә үткәрү планлаштырыла. Аеруча ныклы игътибар тулай торакларга биреләчәк. Ялчыгол урамындагы 1нче, Казан урамындагы 2, 4, 8нче, Ленин урамындагы 19нчы йортларда урнашкан тулай торакларда даими төстә рейдлар уздыру күздә тотыла. Шулай ук авыл җирләрендә дә чит ил гражданнарының законлы яшәве контрольдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: