Зәй офыклары

Заман белән бергә атлый

Заманча китапханә күпфункцияле мәгълүмат-агарту, ял үзәге булырга тиеш. Бүген дәүләтебез милләтнең интеллект буларак үсешендә, шулай ук илнең алга китешен тәэмин итүдә китапханәләрнең зур ресурс булуын танып, аларны модернизацияләүгә зур әһәмият бирә. Заманча мәгълүматый технологияләр нигезендә халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне модернизацияләү буенча районда нинди эш алып барыла? Әңгәмәбез Сөббух Рәфыйков исемендәге...

Заманча китапханә күпфункцияле мәгълүмат-агарту, ял үзәге булырга тиеш. Бүген дәүләтебез милләтнең интеллект буларак үсешендә, шулай ук илнең алга китешен тәэмин итүдә китапханәләрнең зур ресурс булуын танып, аларны модернизацияләүгә зур әһәмият бирә. Заманча мәгълүматый технологияләр нигезендә халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне модернизацияләү буенча районда нинди эш алып барыла? Әңгәмәбез Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Роза Михайловна Вәлиева белән шушы хакта.

-Роза Михайловна, иң элек китапханәләр челтәренең матди базасы, заманча җиһазлар белән тупланышы турында берничә сүз әйтеп китегез әле?

-Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре 34 китапханәне берләштерә. Ә китап фондына килгәндә, ул 600 меңгә якын. Халыкка китапханә хезмәтен шәһәр-районда барлыгы 58 белгеч күрсәтә. Мәгълүм булганча, китапханәләр хәзер китап тупланган бина гына түгел. Заман белән бергә китапханәләр дә үзгәрә, хезмәт күрсәтү дә заманчалаша бара. Системадагы барлык китапханәләр дә компьютерлар белән тәэмин ителде, берсеннән кала, аларның барысы да интернет челтәренә тоташтырылган, шул исәптән 28 авыл китапханәсе дә. Барлык компьютерлар ике категориягә бүленә. Беришләре аларның үзебезнең хезмәткәрләр куллану өчен генә, икенче төркеме безнең хезмәттән файдаланучылар карамагына бирелә. Алар уку залларына урнаштырылган. Биредә китап укучылар интернетка керә, чыбыксыз WWI-FI интернет каналына тоташып, доклад, реферат әзерли, аны принтер аша чыгара ала, шулай ук башка төрле мәгълүмат эзләү мөмкинлеге дә бар.

-Соңгы вакытта "Модельле авыл китапханәләре" дигән термин гамәлгә керде. Бу турыда аңлатма биреп китсәгез иде?

-Бу - Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылучы проект. Ул авыллардагы китапханәләрне заманча мәгълүмат-агарту үзәкләренә әйләндерүгә йөз тота. Модельле авыл китапханәсе дигәндә, функциясе, эчтәлеге, тәэмин ителеше буенча тиешле стандартларга җавап бирүче, халыкка хезмәт күрсәтү өчен кирәкле материаллар тупланмасы, мәгълүмат ресурсы булган, үрнәк итеп куярлык китапханәне күз алдына китерергә кирәк. Бездә андый китапханәләр бар. Болар - үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең 22нче Яңа Спас, 20нче Түбән Биш, 12нче Югары Шепкә авыллары филиаллары.

-Электрон каталог булдыру эше ничек алып барыла?

-2010 елдан "Татарстан Республикасының гомумиләштерелгән электрон китапханә каталогы" информация системасы проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның максаты - Татарстан, Россия һәм чит илләрнең гражданнары һәм китапханә хезмәткәрләренә республиканың электрон каталогына керү мөмкинлеге тудыру. Ә бердәм ресурс үзәге итеп Татарстан Республикасы Милли китапханәсе порталы алынды. Ул теләсә кайсы китап укучыга тиз арада китапханәләр фондыннан кирәкле мәгълүматны табып бирәчәк. Порталның төп сервисы түбәндәгеләрдән гыйбарәт: республика китапханәләренең электрон каталогыннан документлар эзләү, сайланган китапханәдән документлар сорату, тулы текстлы электрон коллекцияләргә керү, белешмә бирү, китапханәара абонемент хезмәте күрсәтү, гомуми электрон каталогка кергән китапханә турында белешмә алу, китапханә белгечләре өчен "Руслан" автоматлаштырылган системасы мәгълүматы бирү. 2013 елдан без "Руслан" автоматлаштырылгын китапханә-мәгълүмат системасында эшлибез. Быелның 1 октябренә электрон каталогка китапларның 17943 библиографик сурәтләмәсе кертелде. Рус һәм татар телләрендә электрон картотека язмалары саны 13854кә җитте, шуларның 88е - безнең якның күренекле кешеләре турында язмалар. 2015 елның ахырына үзәк китапханәдә китапларны һәм китап укучыларны исәпкә алуның электрон картотекасы төзелеп бетәргә тиеш. Бүген уңышлы эш оештыру өчен оешманың үз сайты булу зур әһәмияткә ия. Безнең http// zaibib/. сайты аша китапханәләр челтәре тарихы, аның эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин. Ул һәрдаим яңартылып, тулыландырып торыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: