Зәй офыклары

“Заман” сәнәгать паркын төзүгә зәйлеләрнең көче җитә”

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: "Заман" сәнәгать паркын төзүгә зәйлеләрнең көче җитә" "Безнең бурыч - эшкуарлар өчен уңайлы мохит тудыру. Муниципаль сәнәгать мәйданчыклары зур мөмкинлекләргә ия. Сәнәгать мәйданчыкларын барлык муниципалитетларда да оештырырга кирәк! Алай гына да түгел, алар конкрет нәтиҗәләргә - резидентлар санын күбәйтүгә һәм яңа эш урыннары булдыруга, сатудан һәм салым түләүдән...

Районның икътисади үсеше кече һәм урта бизнес белән тыгыз бәйләнгән. Тулаем алганда, район икътисадында эшмәкәрлек өлеше 17 процент тәшкил итә. Кече бизнесны үстерүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш: 2015 елда бу мәсьәләгә җитди карау бурычы куелды. Эшкуарлык өлешен арттыруга инвестицияләр җәлеп итү,сәнәгать мәйданнарын үстерү, икътисад үсешенең яңа нокталарын булдыру хисабына ирешелә. Әлеге җәһәттән районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә юнәлдерелгән технологик комплекс - "Заман" сәнәгать паркы бул дырыла. Сәнәгать мәйданчыклары булдыру эшмәкәрләр арасында җитештерү эшчәнлеген арттыруга һәм җитештерелгән товарны кулланучыларга сатуда әһәмияткә ия. "Заман" сәнәгый мәйданының исе- ме җисеменә туры килүгә җирлек бар: ул дүрт резидентны колачлаячак. Алар - сөт заводы, ашлык саклауга исәпләнгән элеватор, көнбагыш һәм рапс мае җитештерүче завод, терлек чалу цехы. Авыл хуҗалыгында үстерелгән, җитештерелгән продукцияне эшкәртү, саклау предприятиеләренә өстенлек бирү икътисади кризис, сәяси мәсьәләләрнең аз тәэсир итүен күздә тотып эшләнә.

Проектның инвесторлары, төп чыгарылучы продукция төрләре билгеле, булачак продукциягә ихтыяҗ өйрәнелә. Шунысы игътибарга лаек, «Заман» сәнәгать паркы республика җитәкчелеге игътибарын да җәлеп итте. Зәйгә эшлекле визит белән килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге промпарк территориясендә булды. «Яңа проект кысаларында дүрт заманча предприятие төзеләчәк, зәйлеләрнең моңа көче җитә», - диде ул, әлеге мөһим төзелешне хуплап. Бу - зәйлеләр өчен зур бәя. Президент визитыннан соң ике ай вакыт узды. Әлеге эре проектны тормышка ашыру нинди стадиядә? Без - журналистлар булачак «Заман» сәнәгать паркы биләмәсендә булып, әлеге җәһәт тән эш барышы белән таныштык.

Сәнәгать мәйданчыгы буласы биләмә тулысынча чистартылып, тәртипкә китерелгән . Ул якын көннәрдә койма белән әйләндереп алыначак. - Генераль план, резидентларны урнаштыру схемасы эшләнде, проектны ясаучы билгеләнде. Мондый сәнәгый парклар Теләче, Саба, Лаеш, Актаныш һ.б. авыл районнарында, Чаллыда "ИТ- Парк" бар, "Алабуга" ирекле икътисади зонасы исә ике дистәгә якын заводны колачлый. Без алар тәҗрибәсенә нигезләнеп эшләргә исәп тотабыз, - ди "Заман идарәче компания" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Руслан Вәлиев. Дүрт резидент өчен җиһазлар исемлеге расланды.

Әлеге җәһәттән үзебездә җитештерелгән җиһазларга өстенлек биреләчәк. Кыскасы, әлеге зур төзелеш өчен булган барлык мөмкинлек ләр эшкә җигелә. Җитәкчелек "Сәнәгый паркларга ярдәм" федераль программасына кереп, 200 миллион сум күләмендә субсидиягә дәгъва кыла. Моның өчен документлар әзерләнә, аны яклыйсы бар, ди Руслан Вәлиев.

Әлеге субсидия сәнәгать паркының инфраструк- турасы өчен тотылачак. Шул рәвешле алда - зур күләмле эшләр, промпарк ел ахырында төзелә башлар дип көтелә. 2016 елда июнь-июль аенда - элеватор, августта - сөт, элеваторга параллель рәвештә май заводы, аннан терлек чалу цехы сафка басып эшләячәк, ди директор.

Шулай итеп, әлеге парк 2017 елда тулы к уәтенә эшләячәк. Иң мөһиме, дүрт резидентта 200гә якын кеше эш белән тәэмин ителәчәк. Алга таба бу мәйданчыкка башка резидентлар да җәлеп ителәчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев әйтүенчә, "Заман" сәнәгать мәйданчыг ы эшли башлаган дәвердә район күләмендә җитештерелгән продукция эшмәкәрлек кеременең - биштән берен, тулы куәткә эшли башлагач өчтән берен бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: