Бүген авылда яшәп, шәһәрдә эшләүчеләр бик күп. Шундый гаиләләрнең берсе - Аксар авылыннан Гөлназ белән Илнар Ходжаевлар. Гөлназ - "Зәй офыклары" газетасында веб-редактор, ягъни газета сайты өчен җаваплы оператор, Илнар 88нче янгын частенда бүлек командиры булып эшли. Гөлназ - шәһәр кызы, Зәйдә туып-үсеп, татар гимназиясендә белем алган. Ул дүрт ел...
Бүген авылда яшәп, шәһәрдә эшләүчеләр бик күп. Шундый гаиләләрнең берсе - Аксар авылыннан Гөлназ белән Илнар Ходжаевлар. Гөлназ - "Зәй офыклары" газетасында веб-редактор, ягъни газета сайты өчен җаваплы оператор, Илнар 88нче янгын частенда бүлек командиры булып эшли. Гөлназ - шәһәр кызы, Зәйдә туып-үсеп, татар гимназиясендә белем алган. Ул дүрт ел элек Аксарга килен булып төшеп, авылны һәм аның халкын бик тиз үз итте. Каенанасы Мәрьям белән әниле-кызлы кебек яшиләр. Яшь гаилә көн дә Зәйгә йөреп эшләсә дә, мал-туар асрап яши. Өч яшьлек кызлары Рената да шәһәр балалар бакчасына йөри. Алар тормыш, яшәү рәвешләреннән зарланмый, киресенчә, заманга яраклашып яши беләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа