Зәй офыклары

Затлы, зыялы нәселдән

Дөньяда һәр кеше үзеннән соң матур эз калдырырга тырыша, минемчә. Әмма язмышлар бертөрле генә түгел шул. Берәүләр сау-сәламәт булып та тормышта үз урынын таба алмый интегә, үкенеп яши. Ә икенчеләр язмыш сынавына карамастан, яшәүдән, хезмәттән тәм табып, булганына шөкерана итеп яши. Югары Мәлемнең тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия Таҗетдинова -...

Дөньяда һәр кеше үзеннән соң матур эз калдырырга тырыша, минемчә. Әмма язмышлар бертөрле генә түгел шул. Берәүләр сау-сәламәт булып та тормышта үз урынын таба алмый интегә, үкенеп яши. Ә икенчеләр язмыш сынавына карамастан, яшәүдән, хезмәттән тәм табып, булганына шөкерана итеп яши. Югары Мәлемнең тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия Таҗетдинова - шундый бәхетле затларның берсе. Бүген аңа туксан яшь тула.

Аның хезмәт биографиясе 17 яшеннән языла башлый. Таҗетдин Ялчыголның оныгы Сөнгатулла мулла кызы ул. Фәүзия дөньяга килеп, өч атна булганда әтисе үлеп китә. Алты ир бала арасында бер кыз була ул. Әнисе көне буе уракта, 8 җанны ничек тә ач-ялангач итмәскә кирәк. Ә ул эшкә киткәндә малайлар карый нәни баланы. Әмма аны малайлар ялгыш егып, имгәтәләр. Үсә төшкәч, инвалид булсаң да, кулыңа бер эш кирәк дип, аны колхоз идарәсенә хисапчы итеп эшкә чакыралар. Сугыш елларында аңа көлтә ташырга, сыер саварга да туры килә. Абыйлары сугышка киткәч, кыз хуҗалык эшләрен дә башкара. Ике абыйсы Мирза белән Әсхәдулла сугыш кырларында ятып кала. Фәүзия яудан исән кайткан Госман абыйсы гаиләсендә яшәп кала. Җиңгәсе Нургалимә белән аңлашып, матур гомер итәләр. Йорттагы бөтен эш Фәүзия өстендә була. Эшне беркайчан авырыксынып башкармый ул. Абыйсының балалары Разин, Гамир, Зөфәр, Рәзиләне үз балаларыдай карап үстерә, өс-башларын чиста йөртә. Һөнәр сайларга, тормышта үз урыннарын табарга да юнәлеш бирә аларга. Әти-әниләре, Фәүзия апаның тыелган заманда да намаз укуларын, шәригать кануннары буенча яшәүләрен күреп үсә балалар. Хәзер аларның бу гамәлләрен балалары кабатлый. Фәүзия апа җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 6 ел халык утырышчысы, 30 ел авыл Советы депутаты булып тора. Хатын-кызлар советы рәисе буларак әйткән сүзен үтәми калмый. Концерт, спектакльләр аның катнашыннан башка узмый. Усал карчык ролен бик оста башкара. Йомырка, заем акчаларын җыйганда аңа артистлык осталыгы ярдәмгә килә. Гомумән, халык белән уртак тел таба белә ул. 40 ел хисапчы булып хезмәт куя. Сигез яшеннән намаз, Коръәнне үзлегеннән укырга өйрәнә. Фәүзия апа - авылда Аллаһ сүзен җиткерүче дә. Мәкамле тавышы белән күңелләрне кузгатырлык итеп әле дә коръән сүрәләре укый. Хәтере яхшы. Авылдашлары аңа әле дә киңәшкә килә. Затлы, зыялы нәсел кызы Фәүзия апаның сүзе һаман да үтемле. Төп нигездә Рәзилә белән гомер итәләр алар. Ялчыгол нәселе еш очраша бу нигездә. Бөтен нәселне барлап, җыйнап тора ул. Ә Госман абыйсы балаларына апа да, әни дә, терәк тә, киңәшче дә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: