Зәй офыклары

Үзеңне татар дип саныйсың икән – татар газетасын алдыр!

"Зәй офыклары", мөстәкыйль газета буларак, 1990 елның 1 июнендә формалашты. Аның Сабантуй бәйрәменә багышланган беренче саны 9 июньдә дөнья күрде. Татар телендә мөстәкыйль газетаның барлыкка килүе, әлбәттә, юк сәбәпләр аркасында гына булмады. Илебездә демократик кыйбланың киң ачылуы күп кенә милләтләрнең үзаңнарында яңарыш чаткылары уятты. Әмма әлеге милли яңарыш чаткыларын тормышка...

"Зәй офыклары", мөстәкыйль газета буларак, 1990 елның 1 июнендә формалашты. Аның Сабантуй бәйрәменә багышланган беренче саны 9 июньдә дөнья күрде. Татар телендә мөстәкыйль газетаның барлыкка килүе, әлбәттә, юк сәбәпләр аркасында гына булмады. Илебездә демократик кыйбланың киң ачылуы күп кенә милләтләрнең үзаңнарында яңарыш чаткылары уятты. Әмма әлеге милли яңарыш чаткыларын тормышка ашыруны газетасыз хәл итеп булмавы һәркемгә мәгълүм. Шуны күздә тотып, татар җәмәгатьчелеге, авыл сайлаучылары үзләренең депутатларына мөстәкыйль газета ачу турында наказ бирде. Татар газетасының төп максаты итеп милләтнең телен, мәдәниятен һәм йола-традицияләрен яңарту куелды.

Газета куелган бурычларны тулысынча үти алды. Моның турында аның беренче еллардагы тиражы сөйли. 1993-1995 елларда тираж 4000-5000 булган. Бу артык көч куймыйча җыелган тираж иде. Татар халкы үзенең татарлыгын башлыча татар газеталарына язылып, татарча укып, татарча сөйләшеп раслый, татарлыгы белән горурлана ала иде. Авылларда һәр татар гаиләсе "Зәй офыклары"на язылды.

"Зәй офыклары" бүген дә шул вазифаларны үти. Бизәлеш, мөмкинлекләр күпкә яхшырды, эчтәлеге баеды, рекламалар күбәйде. Ә тираж елдан-ел кими. Нәрсә булды соң? Нинди сәбәпләр бар? Тираж бар икән, димәк, газетаны укыйлар, тираж юк, димәк, аны укучы юк. Моннан чыгып, гафу итегез, минем районның мөхтәрәм татар укучыларын бераз тәнкыйтьләп аласым килә. Ни өчен кайчандыр 5000 укучысы булган газетаның бүген 2000 генә укучысы калган? Районда бит халык саны кимеми, татарлар саны хәтта арта бара. Минемчә, җавап бер генә - укымау, газета алдырмау, татар телен кирәксенмәү. Шул ук вакытта шәһәр-районда татарларга игътибар кими, татарлык югалып бара диючеләр дә юк түгел. Хөрмәтле милләттәшләр, руслаша барасыз. Ходай тарафыннан татар булып яратылган, үзен-үзе хөрмәт иткән, телен яраткан кешегә кечтеки генә район татар газетасын алдыруны мәҗбүри бурыч итеп санарга кирәк (монысын хет теләсә ничек аңлагыз). Бу, беренчедән, кайчандыр мөстәкыйль татар газетасын ачу өчен тырышлыкларын куйган татар җанлы кешеләрне хөрмәтләү булса, икенчедән, киләчәк буын - балаларга, яшьләргә милли тәрбия бирү булыр.

Хөрмәтле зәйлеләр! Әйдәгез, бердәм рәвештә үзебезнең "Зәй офыклары" газетасына язылыйк!

И. Глухов,

матбугат ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: