Зәй офыклары

«Җинаятьләр санын киметүгә ирешелде»

Районда үткән ел теркәлгән җинаятьләр саны, алдагы ел белән чагыштырганда, 11,6 процентка кимегән. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренең дә 10,6 процентка кимүе күзәтелә. Ә менә яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр санының артуы, аларның авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр булуы борчу тудыра. Районда оператив хәл торышы, агымдагы елда хокук бозуларны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар...

Районда үткән ел теркәлгән җинаятьләр саны, алдагы ел белән чагыштырганда, 11,6 процентка кимегән. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренең дә 10,6 процентка кимүе күзәтелә. Ә менә яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр санының артуы, аларның авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр булуы борчу тудыра. Районда оператив хәл торышы, агымдагы елда хокук бозуларны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар турында эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин белән сөйләштек.

-Ринат Кәлимуллович, бүгенге көндә райондагы оператив хәлне сез ничек бәялисез?

-Безнең хезмәткәрләр оператив хәлнең тотрыклы булуы өчен профилактик чараларга, җинаятьләрне кайнар эздән ачуга җитди игътибар бирә. 2009 елдан башлап статистика мәгълүматларына күз салсак, теркәлгән җинаятьләр саны ел саен 150дән 100гә кими. Мәсәлән, 2009 елда 1020 җинаять теркәлсә, 2012дә ул - 656, 2013тә 580 булды. Шуңа күрә райондагы оператив хәл тотрыклы дип бәяләнә. Халыкның тыныч яшәве өчен полиция хезмәткәрләре уяу эшли дип әйтергә тулы җирлек бар.

-2013 елда хокук бозулар санының кимүенә ирешү өчен нинди эшләр башкарылды?

- Районда, 2012 ел белән чагыштырганда, үтерү белән бәйле җинаятьләр - 5тән 4кә, урлашулар 329дан 288гә, чит автомототранспортка ия булырга тырышу - 22дән 14кә, талаулар - 16дан 14кә, бакчачылык ширкәтләрендәге йортлардан әйбер урлау 10нан 1гә кадәр кимеде. Фатир басулар бер дәрәҗәдә калды. Теркәлгән җинаятьләрнең 93е авыр яисә аеруча авыр җинаятьләр төркеменә керә. Кызганыч, узган ел мондый җинаятьләрне ачу, аннан алдагы елга караганда, бераз кимеде. Агымдагы елда без моңа игътибарны тагын да арттырырга планлаштырабыз. Аңлы рәвештә эшләнгән үтерү очраклары үткән ел, 2012 ел белән чагыштырганда, 20 процентка кимеде.

Икътисади җинаятьләргә килгәндә, үткән ел без 24 хокук бозу очрагын ачыкладык. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 46,7 процентка ким. Болар барысы да кисәтү эшләренә ныклы игътибар бирү нәтиҗәсе. Без бер төрле хокук бозуларның кабатлануы күзәтелгәндә, аларга җентекле анализ ясап, өстәмә чаралар күрүгә керешәбез. Мәсәлән, 2012 елда социаль мошенниклык, республикадагы кебек, бездә дә күзәтелде. Аларның нигездә өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче кешеләргә карата кылынуын анализлап, районда шундыйларның исемлеге булдырылды. Шул исемлек буенча безнең хезмәткәрләр өйләргә йөреп, аңлату эше алып барды. Нәтиҗәдә 2013 елда бу төр җинаять күзәтелмәде.

Урлашу очракларын киметү дә алгы планда булды. Бу төр җинаятьчелек 12,5 процентка кимеде. Авыл җирлекләре, гараж һәм бакчачылык шир-кәтләрендә төнге сәгатьләрдә эшләүче аерым төркемнәр булдырылды. Авыл хуҗалыгы объектларына җирлек башлыклары ярдәме белән өстәмә сак куелды, нефть объектлары шәхси сак хезмәтләре белән берлектә күзәтелде.

- Җәмәгать тәртибен саклау буенча эш ничек куелган?

- Җәмәгать урыннарында, шәһәр урамнарында бигрәк тә караңгы вакытта оператив хәлне контрольдә тоту, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Шуны күздә тотып, үткән ел урамнарда кичке вакытта полиция нарядларын ешайттык. Бу максаттан өстәмә мобиль патруль-пост хезмәте күзәтүләре булдырылды. Максатчан рейдлар ешрак оештырылды. Мобиль төркемнәрне көн саен кайда күбрәк игътибар кирәк шул территориягә билгеләү гамәлгә кертелде. Иҗтимагый оешмалар тарафыннан гади кешеләрнең ирекле рәвештә җәмәгать тәртибен саклауга үз өлешен кертүе дә нәтиҗәсез калмый.

- Ринат Кәлимуллович, теркәлгән җинаятьләр арасында белә торып сәламәтлеккә зыян салу һәм, иң борчыганы - яшүсмерләр тарафыннан кылынганнарының артуы. 2014 елда бу төр җинаятьләргә каршы нинди чаралар күреләчәк?

-Белә торып сәламәтлеккә зыян салу буенча теркәлгән 15 җинаятьнең 3се кеше үлеме белән бәйле. Анализлар мондый җинаятьләрнең исерек, тәртипсез тормыш алып баручы, элек хөкем ителгән кешеләр, өйдәш кенә булып яшәүче ир белән хатын арасында килеп чыгуын күрсәтә. Шуңа күрә, андыйларны исәпкә алып, профилактик эшне көчәйтәбез. Күрше-тирәләрендә яшәүчеләрдән дә игътибарлы булу сорала. Ә яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләргә килгәндә, аларның артуы бер үк яшүсмерләрнең берничә мәртәбә хокук бозуы белән бәйле. Кызганыч, үткән ел балигъ булмаганнар тарафыннан 8 авыр һәм аеруча авыр җинаять кылынды. Велосипедлар урлау буенча билгеле булган 10 хокук бозуның 6сы яшүсмерләр тарафыннан кылынуы билгеле. Ә Бөгелдедә бөр төркем яшүсмерләрнең йорт басуы ачыкланды, 1 очракта балигъ булмаган бала әти-әнисенең танышларыннан зур суммада акча урлый. Яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең барысы да ачылды. Мәктәпләрдә урлашу очраклары, бер-берсеннән акча таләп итү дә булгалый, шуңа күрә 2014 елда балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләренә балалар учреждениеләрендә профилактик эшләрне көчәйтү бурычы йөкләнде. Әлеге бүлекчәдә махсус исәптә бүгенге көндә 47 яшүсмер, 34 имин булмаган гаилә тора. Алар белән даими элемтәдә торып, хокук бозуларга юл куймау максаты билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: