Зәй офыклары

Зәй автоинспекторлары юлларда бала иминлегенә игътибарлы (фотолар)

Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре, мәктәп укучыларының язгы каникулларда булуын күздә тотып, шәһәр урамнарына "Бала - мөһим пассажир" акциясе кысаларында рейдка чыкты. Анда инспекторлар нигездә транспорт чараларына балаларны утыртып йөрүчеләрне туктатып, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан аңлату эшләре алып барды. Статистик мәгълүматларга караганда, агымдагы ел башыннан район юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт...

Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре, мәктәп укучыларының язгы каникулларда булуын күздә тотып, шәһәр урамнарына "Бала - мөһим пассажир" акциясе кысаларында рейдка чыкты. Анда инспекторлар нигездә транспорт чараларына балаларны утыртып йөрүчеләрне туктатып, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан аңлату эшләре алып барды. Статистик мәгълүматларга караганда, агымдагы ел башыннан район юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чараларында балаларны тиешле таләпләр белән утыртып йөрмәгән өчен 38 машина йөртүчегә беркетмә төзегән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда шактый ким, анда 60 машина йөртүчене административ җавапка тарту турында документ теркәлгән. Әлбәттә, әлеге саннар арасындагы аерма кешеләрнең юлларда балалар иминлеген кайгыртуга игътибары арта баруы, махсус җайланмалар, креслоларга ышаныч ныгуы турында сөйли.

Балалар катнашындагы юл һәлакәтләренә килгәндә, ел башыннан район юлларында бер авария теркәлгән. Ул кышкы юлда юл читендәге көрткә килеп төртелгән машинада яшь бала булу белән бәйле. Бәхеткә, яшь бала курку белән генә чикләнгән, тән җәрәхәтләре алу булмаган баланың автокреслода булуы зур роль уйнаган.

- Районда балалар катнашындагы һәлакәтләр нигездә олы юллардагы аварияләрдә теркәлә. Шәһәр эчендәге юлларда машина йөртүчеләр бигрәк тә пассажирлары балалар булганда, тизлек режимын контрольдә тоту нәтиҗәсендә пассажир балалар зыян күрү очраклары юк дәрәҗәсендә. Ә менә каникуллар чорында урамны теләсә кайсы урыннан аркылы чыгу, велосипед, роликларда машина юлларында йөрү нәтиҗәсендә балаларның сәламәтлегенә зыян килү очраклары теркәлә. Шуңа да без төрле профилактик операцияләрне нәкъ менә мәктәп укучыларының каникуллары алдыннан яки шул вакытта үткәрүне кирәк дип саныйбыз, - ди ЮХИДИ хезмәткәре Фәнил Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: