Зәй офыклары

Зәй балалары бозда саклыкны тасвирлый

ТР Кече судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе, өч ел рәттән мәгариф идарәсе белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары арасында "Бозда сак булырмын" дигән темага рәсем бәйгесе оештыра. Бу юлы конкурста Зәйнең 18 мәктәбеннән укучылар катнашты. Бу көннәрдә аларның эшләренә (барысы 90) нәтиҗә ясалды. -Балалар эшләрендә бозда саклыкны үзләре кабул иткәнчә тасвирлады,...

ТР Кече судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе, өч ел рәттән мәгариф идарәсе белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары арасында "Бозда сак булырмын" дигән темага рәсем бәйгесе оештыра. Бу юлы конкурста Зәйнең 18 мәктәбеннән укучылар катнашты. Бу көннәрдә аларның эшләренә (барысы 90) нәтиҗә ясалды.

-Балалар эшләрендә бозда саклыкны үзләре кабул иткәнчә тасвирлады, - ди инспектор Валентин Атласов. Һәр рәсемдә бозда саклану кирәклеге ярылып ята. Жюри эшләрне караганда баланың бозда никадәр саклык чарасы күрүенә игътибар итте. Алар өч номинациядә бәяләнде. "Кышын сулыкларда моны эшләргә ярамый" дигән номинациядә 6нчы мәктәптән Наталья Кузнецова белән Югары Мәлемнән Зифа Мәрданова, "Бозда хәвефле хәлдә зурларга менә ничек булышам" номинациясендә Түбән Биштән Алинә Йосыпова, "Юка бозга чыгудан менә ничек дусларымны саклыйм" номинациясендә 3нче һәм 7нче мәктәпләрдән Данил Клюкин белән Данил Уразайкин рәсемнәре лаек дип табылды.

Балалар иҗат йортында бу конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: