Зәй офыклары

Зәй балалары “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2015” конкурсының төбәк этабында катнаша

Бүген мәктәп укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне пропагандалау максатында "Куркынычсыз тәгәрмәч-2015" республика бәйгесенең төбәк этабы башланды. Зәйдә үткән муниципаль турда беренче урынны алган 3нче мәктәп командасы әлеге ярышларның Чаллыда үтә торган өлешендә район данын яклый. Бүген исә ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторы Әзһәр Галимов һәм юл куркынычсызлыгы фондының Зәй бүлеге...

Бүген мәктәп укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне пропагандалау максатында "Куркынычсыз тәгәрмәч-2015" республика бәйгесенең төбәк этабы башланды. Зәйдә үткән муниципаль турда беренче урынны алган 3нче мәктәп командасы әлеге ярышларның Чаллыда үтә торган өлешендә район данын яклый. Бүген исә ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторы Әзһәр Галимов һәм юл куркынычсызлыгы фондының Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов җитәкчелегендә 4 укучыдан торган команда Чаллыга юл тотты. Биредә абыйлы-сеңелле Злата һәм Серафим Расторгуевлар, Анна Миршисян, Егор Кузнецов махсус программа нигезендә юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тотачак, велосипедларда практик сынауларны төгәл үтәүдә ярышачак. Бәйге 30 майга кадәр дәвам итә. Ә команда җитәкчеләре Чаллыдагы балалар ял лагерьларында юл куркынычсызлыгы темасына чыгышлар ясау, лекцияләр укуга җәлеп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: