Зәй офыклары

Зәй делегациясе дә катнаша

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика кулланучылар җәмгыятьләре тарафыннан башкарылган узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясау, агымдагысына планнар билгеләү уңаеннан җыелыш үтә. Татарстанда авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне көнкүреш товарлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгында җитештерелгән чималларны җыйнауга җитди игътибар бирелә. Үткән ел авылларга йөреп көндәлек товарлар сатуны оештыру өчен республика...

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика кулланучылар җәмгыятьләре тарафыннан башкарылган узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясау, агымдагысына планнар билгеләү уңаеннан җыелыш үтә. Татарстанда авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне көнкүреш товарлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгында җитештерелгән чималларны җыйнауга җитди игътибар бирелә. Үткән ел авылларга йөреп көндәлек товарлар сатуны оештыру өчен республика хөкүмәте 100 автолавка бирде, шуларның инде 83е халыкка хезмәт күрсәтә. Шундый өч автолавка "Зәйпотребсоюз" кулланычылар җәмгыятенә дә бирелде. Бүген район авылларында халык әлеге эшчәнлектән канәгать. Республикакүләм җыелышта Зәй делегациясе кулланучылар берлеге эшчәнлеген уңышлы оештыручы буларак катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: