Зәй офыклары

Зәй “Энергетик” Мәдәният сараенда табигатьне саклау турында сөйләштеләр

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә. Зәй "Энергетик" Мәдәният сараенда экологик акция кысаларында "Табигать өчен барыбыз да җаваплы" дпи аталган...

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә.

Зәй "Энергетик" Мәдәният сараенда экологик акция кысаларында "Табигать өчен барыбыз да җаваплы" дпи аталган чара үтте. Аның максаты - туган якны, аның табигатен ярату хисе, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Чарада катнашучыларга "Әйләнә-тирә дөнья" тематик фильмы күрсәтелде, алар "Экологик ассорти" викторинасында үзләрен сынадылар, "Табигатьне саклагыз" дигән темага рәсем ясадылар. Соңыннан нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: