Зәй офыклары

Зәй “Форпост”ы - тагын лидер

Зәй яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче студентлар, өлкән сыйныф укучыларыннан торучы "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау оешмасы берничә ел рәттән республика күләмендә, алдынгы урыннарны алып килә. 2015 елга ясалган йомгак буенча да Зәй "Форпост"ы I категорияле җәмәгать тәртибен саклау яшьләр оешмалары арасында "ТР муниципаль берәмлекләре "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча иң...

Зәй яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче студентлар, өлкән сыйныф укучыларыннан торучы "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау оешмасы берничә ел рәттән республика күләмендә, алдынгы урыннарны алып килә. 2015 елга ясалган йомгак буенча да Зәй "Форпост"ы I категорияле җәмәгать тәртибен саклау яшьләр оешмалары арасында "ТР муниципаль берәмлекләре "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча иң яхшы яшьләр оешмасы" бәйгесендә икенче урын алды.

Зәйдә "Форпост" 2004 елда оешып, ул 13 отрядны берләштерде. Аларның 10сы - мәктәп укучыларыннан, 1се - политехник колледж студентларыннан, 1се - шәһәр, 1се - үзәк дәваханә яшьләреннән торган отрядлар, шулай ук абый-апаларын алыштырырга 14 яшькәчә булган үсмерләрне дә отрядка әзерләү эше алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: