Зәй офыклары

Зәй ГРЭСында агымдагы елда да хезмәткәрләрне социаль яклау югары дәрәҗәдә булачак (фотолар)

Бүген Зәй ГРЭсында 2014 елга билгеләнгән коллектив килешүе нәтиҗәләре буенча конференция үтте. Аның эшендә "Генерацияләү компаниясе" ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, республиканың "Электропрофсоюз" оешмасы рәисе урынбасары Фәрит Мостафин катнашты. ГРЭС узган ел 6,3 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе , 258 мең гигакалория җылылык энергиясе җитештергән....

Бүген Зәй ГРЭсында 2014 елга билгеләнгән коллектив килешүе нәтиҗәләре буенча конференция үтте. Аның эшендә "Генерацияләү компаниясе" ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, республиканың "Электропрофсоюз" оешмасы рәисе урынбасары Фәрит Мостафин катнашты.

ГРЭС узган ел 6,3 миллиард киловатт-сәгать электр энергиясе , 258 мең гигакалория җылылык энергиясе җитештергән. 1 меңнән артык хезмәткәр эшләүче эре коллектив район бюджетын формалаштыруда төп рольне уйный. Разиф Кәримов чыгышында моңа басым ясап, районда тормыш дәрәҗәсе ГРЭС эшчәнлегенә нык бәйле, диде. ГРЭСта уртача хезмәт хакының 44997 сум булуы да биредә хезмәт куючыларның социаль яклануы ныклы булуы хакында сөйли. Предприятиедә коллектив килешүе нигезендә каралган социаль чаралар тиешле дәрәҗәдә башкарылган. "Генерацияләү компаниясе" ААҖ генераль директоры исә хезмәткәрләрне социаль яклау дәрәҗәсе 2015 елда да компания күләмендә югары булачагын белдерде, икътисади кризиска бирешмәс өчен нәтиҗәле хезмәт итәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: